Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә күл буе паркы төзелә

Район үзәгендәге күл буе паркында төзелеш эшләрен кышка кадәр тәмамларга планлыйлар.

-Республика бюджетыннан бүленгән акчага ясалучы, үзгәртеп корылучы паркта төзелеш эшләре былтыр башланган иде, - ди район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов. - Казан оешмасы эшчеләре бүген биредә брусчатка түшәү белән мәшгуль. Аннан соң спорт мәйданчыгы янында яктырткычлар урнаштырылачак.

Төзүчеләргә районның мәдәният, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре хезмәткәрләре дә ярдәмгә килгән. Алар төзекләндерү эшләре башкара – туфрак тараталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев