Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә дәүләт акчаларын урлаучыларның эзләренә төшкәннәр

Хокук саклау органнары 2020 елда районда коррупция юнәлешендәге 8 җинаять теркәгән, алар буенча карарлар чыгарылган, җинаять эшләре кузгатылган.

“Югары” урыннарда утыручылар, ни галәмәт, җиңел килгән акчаларга ешрак кызыга. Андыйлар хокук саклаучылар “кармагына” эләккәләп торсалар да, кайберәүләр үзләренең бу “кыек эшләрен” сизмәсләр дип уйлыйлар. Ләкин ул бер көнне барыбер калкып чыга.

Районның бер балалар бакчасы мөдире һәм бер мәктәп директоры хезмәт урыннарыннан файдаланып, үз кешеләрен фиктив рәвештә “эшкә алып” дәүләт акчасын урлыйлар. Тегеләре эшкә урнашалар, ләкин эшләмиләр. Район суды гаеплеләргә штраф рәвешендә җәза билгеләгән.

-Тикшерүчеләр төзелеш һәм тирә-юньне төзекләндерү эшләре барышында эшләрне җиренә җиткереп башкармыйча, бу максатларга каралган акчаларның җитәкчеләр кесәсенә “шуу” очракларына тап булганнар, - ди район башлыгының  коррупция мәсьәләләре буенчы ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин. -Декларация тутырганда керемнәрен тулысынча күрсәтмәгән бер җитәкченең дә эзенә төшкәннәр.

Үткән ел төзелештә башкарылган эшләрнең бәяләрен арттыру хисабына 824 мең 435 сум акча урлануы ачыкланган.

Торак-коммуналь хуҗалыкта да күпләп закон бозылуга тап булган хокук сакчылары. Транспорт арендалауда, башкарылган эш күләмен арттырып күрсәтү, куллануда булган материаллар куллану фактлары да бар.

Җаваплы кешеләр барысы да суд алдына баскан һәм җәзаларын алганнар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев