Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә алдагы бәйрәм көннәрендә иминлекне тәэмин итү турында сөйләштеләр

Май бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү чорында районның барлык учреждениеләре һәм оешмалары хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча оештыру – практик чаралар үткәрергә бурычлылар.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында әйтелгәнчә вазифаи, җаваплы затлар белән өстәмә инструктажлар үткәрү, бәйрәм көннәрендә дежур торуны оештыру мөһим. Объектлар сакланышы гел уяулык сорый. Әйтик, белем бирү учреждениеләрендә видеоҗиһазлар җитешми. Моңа акча кытлыгы сәбәпче.

-Акча беркайчан җитмәячәк, бу мәсьәләне гел кузгатабыз, әмма барын да эшләп бетерә алмыйбыз. Күзәтчелек органнарының кисәтүләре урынлы. Конкрет график төзеп, җаваплыларны – башкаручыларны билгеләп, средстволар табарга, җитешсезлекләрне бетерергә кирәк, - диде район башлыгы, комиссия рәисе Фердинат Дәүләтшин.

Миграция процесларын да даими контрольдә тоту мөһим. Районга читтән килүчеләр арасында теркәлү, эшкә урнашу кагыйдәләрен, законнарны бозучылар бар.

Экстремизм, террорчылык гамәлләрен, янгыннарны кисәтү өлкәсендә дә планлы, уяу эшләү сорала. Полиция, аерым хезмәтләр бу юнәлештә, билгеле, даими шөгыльләнә, әмма профилактика, аңлату эшләре, контроль кирәк.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев