Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән үзмәшгульләре, салымнарыгызны кире кайтаралар

Үзмәшгуль гражданнарның 2019 елда керем өчен түләнгән салымнарын кире кайтаралар. Әлеге максатларга дәүләттән 1,6 млрд сум акча бүленгән.

Республиканың  эшмәкәрлеккә ярдәм итү  фондының райондагы  төбәк вәкиле  Ленар Камалов әйтүенчә, бу эш автомат рәвештә башкарыла, ягъни аның өчен документлар тапшыру кирәкми. Кире кайтаруның төп шарты – банк картасының “Мой налог” приложениесенә тоташкан булуы.

-Моннан кала, үзмәшгульләргә, киләчәк салымнарын түләү өчен, минималь хезмәт хакы (МРОТ)  күләмендә салым капиталы биреләчәк, әлеге средстволар үзмәшгульләрнең шәхси кабинетларында күренә, - ди Ленар Камил улы. – Мәгълүм булганча, махсус  салым режимы үзмәшгульләргә,  хисап бирмичә һәм салым инспекциясенә бармыйча, эшчәнлек алып барырга мөмкинлек бирә. Алар “Мой налог” приложениесендә теркәлергә тиеш. Әлеге программада  эш бирүчесе һәм яллы эшчеләре булмаган, үзләре продукт җитештерүчеләр яки хезмәт күрсәтүчеләр катнаша ала. Болардан кала, аларның керемнәре  елына 2,4 млн сумнан күп булмаска тиеш. Физик затлар белән эшләүчеләргә салым ставкасы күләме – 4, ә шәхси эшмәкәрләр һәм компанияләр белән эш йөртүчеләргә - 6 процент.

Бүген районда 383 үзмәшгуль теркәлгән, иң күбе Чирмешән авыл җирлегендә. Башка авыл җирлекләрендә дә үзмәшгульләр бар. Бу өлкәгә кагылышлы тулырак мәгълүматларны Республиканың  эшмәкәрлеккә ярдәм итү  фондының райондагы  төбәк вәкиле  Ленар Камаловка -  89046766781 кесә телефоны номеры буенча шалтыратып белешергә мөмкин.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X