Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән йортларының ишегаллары яңарыр

Быел “Безнең ишегалды” республика программасы буенча район үзәгендә ун ишегалды төзекләндереләчәк.

-Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча эшләр күп фатирлы йортларда яшәүчеләр фикерен исәпкә алып башкарылачак, - ди “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. – 2020 нче елда әлеге программага кергән Төньяк урамдагы 2 нче йортта, Татарстан урамындагы 1, 3, 5 нче йортларда һәм Совет урамындагы 36, 38, 40, 42, 44, 48 нче йортларда яшәүчеләр белән кабат очрашулар уздырдык. Хәзер ремонт ясауга проект-смета документлары эшләнә.

Быел бу максатларга барлыгы 22 миллион сумнан артык акча тотылырга тиеш. Ремонт эшләрен апрель аенда Совет урамындагы йортлардан башларга планлаштыралар.

- “Безнең ишегалды” программасында күп фатирлы йортларның ишегалларын комплекслы төзекләндерү турында сүз бара. Беренче чиратта юллар һәм тротуарлар ремонтланачак, яктырткычлар, чүп савытлары, ял итү өчен эскәмияләр урнаштырылачак. Кер элү, келәм кагу өчен дә урыннар булдыру каралган, - ди Хөсәенов. – Кайбер ишегалларында, бу аеруча яшьләр күп яшәүче Татарстан урамында актуаль, балалар өчен заманча мәйданчык та ясалачак. Бүген автомобильләр бик күп, аларны кую урыннары да кирәк.

Өч ел дәвамында район үзәгендәге барлык күп фатирлы йортларның да ишегалларын төзекләндерү күздә тотыла.

- Җыелышларда халык актив катнашты. Кайберәүләр урам себерүчеләр – дворниклар кирәклеге турында да әйтте. Планлаштырылган эшләрне башкарып чыгарбыз, дип ышанам, ләкин ясаганнарны җимермичә саклау, территорияләрне тәртиптә тоту да сорала, - ди Мәсхүт Мәхмүт улы. – Кыш көне кардан чистартырга, җәй айларында чүп үләннәрен чабарга, чүп-чарны җыештырырга һәм башка эшләрне башкарырга кирәк. Әлеге мәсьәләне күп фатирлы йортта яшәүчеләр үзләре хәл итәргә тиеш.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев