Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән укучылары журналларны түземсезлек белән көтәләр

Район үзәк китапханәсе  “ТАТМЕДИА” җәмгыяте нәшер итүче 21 газета һәм журнал алдыра.

Биредә 35 елдан артык эшләүче китапханәче Маргарита Игнатьева әйтүенчә, араларында “Сөембикә”, “Ялкын”, “Татарстан”, “Идел” һәм “Казан утлары”, “Чаян” – аеруча популяр журналлар. Балалар өчен нәшер ителүчеләреннән исә “Салават күпере”, “Сабантуй” басмалары яшь укучыларда кызыксыну уята.

- “Сөембикә” журналын безнең районның хатын-кызлары үз итә, яшьләр дә, өлкәннәр дә. “Татарстан” урта яшьтәгеләрне кызыксындыра, шулай ук безгә, китапханәчеләргә дә бик файдалы. Әлеге басмада республикабызның авыллары һәм шәһәрләре турында язмалар күп, шуңа аны еш кына мәктәп укучылары, студентлар да еш сорый, - ди Маргарита Владимировна.– Безнең китапханә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына барып та хезмәт күрсәтә. Анда яшәүче әбиләр һәм бабайлар “Чаян”ны бик теләп укыйлар. “Тагын алып килегез!” дип сорыйлар. “Идел” журналы белән дә еш кызыксыналар, әлеге басмада Татарстан язучыларының әсәрләре чыга, шуңа ул бик популяр.

Укучылар аудиториясе киң кырлы, мәктәп балаларыннан - пенсия яшендәгеләргә кадәр. Студентлар да, эшче халык та, хуҗабикәләр дә – барысы да вакытлы матбугатны көтеп ала.

- Сирень Сөләйманова, Габделбәр Мифтахов кебек укучыларыбызны аерым атап үтәсем килә. Алар активлар, һәрвакыт килеп, “Казан утлары”, “Мәгариф”, “Сөембикә” журналларының яңа саннарын көтеп алалар, үз фикерләре белән бүлешәләр, ошаган язмалары турында җентекләп сөйлиләр, - ди тәҗрибәле китапханәче. 

Чирмешәннән Светлана Тумбинская китапханәдә эшли. Журналларны үзе дә укый, өенә әнисенә дә алып кайта.

-Минем әни пенсия яшендә, күпчелек өйдә генә тора. Шуңа да ул яраткан журналларны (“Безнең мирас”, “Сөембикә”) өйгә алып кайтам, ул һәр санны түземсезлек белән көтә, - ди газета-журналлар укучы.

Китапханәдә “Книгонош” хезмәте эшли. Әйтик, өлкәннәргә, инвалидларга һәм мөмкинлекләре чикле булган якташларыбызга китапханәчеләр журналларны, китапларны өйләренә үзләре илтеп бирәләр.

- Алар телефон аша безгә шалтыратып нинди басмалар кирәклеген әйтәләр. Кайбер саннарда дәвамлы әсәрләр бастырыла, аларның чираттагы саннарын да сорап алалар, - ди Маргарита Игнатьева.

Дөрес, хәзер барысының да интернет аша журналларның электрон вариантын да ачып уку мөмкинлеге бар. Шулай да кайбер чирмешәнлеләрнең, элеккеге сыман, кәгазьдә бастырылган “тере” журналларны кулларында тотып та укыйсылары килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X