Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районының Мордва Афонькәсе авылында окрошканы бик тәмле ясыйлар

Җәйге эсседә кайнар ашка бик тартылмый күңел, андый көннәрдә салкын аш – окрошка ашыйсы килә!

Аны ясау серләрен белән Мордва Афонькәсендә яшәүче Наталья Семкичевадан белештек.

-Мин окрошканы әбиләрдән калган рецепт буенча ясыйм, - ди 20 елдан күбрәк мәдәният йортында эшләүче Наталья Ивановна. – Әлеге салкын аш өчен безгә куас, пешкән ит яисә колбаса, йомырка, кыяр, пешкән бәрәңге, яшел суган, укроп кирәк. Окрошкада булырга тиешле ризыкларны шакмаклап турыйбыз. Кемдер ваграк турый, башкалар эрерәк кисәкләр ярата. Гадәттә, мондый окрошкага куас яисә катык кушабыз. Шулай ук каймак, аның урынына майонез да салырга була.

Наталья Ивановна иренеп тормады, окрошканы шунда ук ясап та күрсәтте.

-Җәй көне без аны бик ешәзерлибез. Бөтен нәрсә үзебезнеке, бакчада үсә бит. Куасны да үзен ясыйм. Яратып ашыйбыз, - ди хуҗабикә.

Салкын окрошкадан без дә авыз иттек, чыннан та бик тәмле килеп чыккан.

Интернеттан да окрошка рецептларын карадым. Аны кефир һәм салкын минераль су кушып та әзерлиләр икән. Тәҗрибәле хуҗабикәләр окрошканы тагын да тәмләтү өчен бер тырнак сарымсак һәм лимон суты да кушып җибәрә.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев