Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районындагы шәхси хуҗалыкларда 4013 оя умарта кортлары асрала

Умартачылар яңа сезонга әзерлекне март урталарында ук башлады. Умарта өендә (омшаник) кышлаган ояларны ачык һавага чыгару вакыты җитте.

- Ояларны чыгару өчен җылы, кояшлы, җилсез көн кирәк. Умарталарны күчергәнче, аларның очу тишекләрен чистартырга, металл чыбык белән, кышын үлгән кортларны тартып чыгарырга. Кортлар шул көнне үк очып, “бушансалар, чистарсалар” салкынга чыдамрак булалар һәм эшкә дә иртәрәк керешәләр, -ди умартачылык һәм аквакультуралар буенча республика дәүләт учреждениесенең райондагы инспекторы Рәсыйх Шәфыйков. - Элек тә умарталарны март аенда ук ачык һавага чыгарган еллар булды. Бу эшне, һава торышына карап, иртәрәк башкару отышлы.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә,  шәхси хуҗалыкларда 4013 баш умарта асрала, бу үткән елдагыдан 59га кимрәк. Иң күп умарта оялары Яңа Элмәле авыл җирлегендә (650 баш), дөрес, аларда да 2019 елдагыдан 50 башка кимегән. Чирмешән авыл җирлегендә – 614, Мордва Афонькәсе җирлегендә – 532 (23кә арткан), Ивашкино җирлегендә – 348 (55 башка арткан), Күтәмәдә 283 оя умарта асрыйлар. Ә менә Лашман авыл җирлегендә умартачылыкка алынучылар сирәк икән, монда нибары 15 оя корт асрыйлар. Кармыш (45) һәм Яңа Кади (46) авыл җирлекләрендә дә бу эшкә алынучылар күп түгел.

1986 елдан бу тармакта эшләгән һәм дистәләгән еллар үзе дә умарталар тоткан Рәсыйх Шәфыйков яшьрәк умартачыларга киңәшләрен дә җиткерде.

- Умарталарны чыгаргач та әле суыклар булырга мөмкин, шуның өчен оядан кирәксез рамнарны алып, җылырак итеп капларга кирәк. Чөнки ана корт февраль аенда ук йомырка сала башлый, ояда температура түбәнәйсә ул эштән туктый. Әгәр азык запаслары азайган булса, көздән әзерләп куйган баллы рамнарны өйгә кертеп, бүлмә температурасында бер-ике көн җылыткач, кәрәзләрен ачып ояларга куярга кирәк була. Билгеле, бу эшләрне башкарырга җылы, җилсез, кояшлы көн кулай. Ә инде һава температурасы 12-14 градуска кадәр җылынса кортларны юылган, чиста ояларга күчерергә була. Ләкин моны сак кына башкарырга кирәк, чөнки ана кортны югалту очраклары да булырга мөмкин.

Умартачы кыш көне дә эшсез тормый, яңа сезонга рамнар әзерләргә, запас ояларны ремонтлап, тәртипкә китерергә була. Сезон башлангач бу эшләргә вакыт калмый.

Фото: Лилия Саттарова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев