Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында үзмәшгульләр медицина битлеге тегәләр

Район үзәгендә үзмәшгуль Азизә Шәрифуллина күп тапкыр кулланыла торган медицина битлеге тегә башлаган.

-Битлекләрне трикотаж – мамык (хлопок) тукымасыннан тегәбез. Битлек ике катлы, аның аша сулыш алу да җиңел, - ди эшмәкәр. - Мондый битлекләрне юарга, кайнатырга, үтүкләргә, дезинфекцияләргә дә була. Бер тапкыр кулланыла торган битлекләр кебек үк, аларны да ике-өч сәгатьтән артык кияргә ярамый.

Азизәнең тегү цехында тәүлегенә 50 данә битлек җитештерелә.

-Битлекләр тегү белән бездә тагын берничә көше шөгыльләнә башлады, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин. – Район үзәгендә шәхси эшмәкәр Ландыш Мингалимова һәм үзмәшгуль булып теркәлгән Илзидә Галимова һәм башка кайберәүләр дә бу эш белән мәшгуль. Битлекләрне шәхси даруханәләрдә сату турында да сүз бара.

Сүз уңаеннан, медицина битлекләре сатып бирелә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев