Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында йөрәк авыруларыннан 61 кеше үлгән

Соңгы елларда үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе – йөрәк-кан тамырлары авырулары. Агымдагы елның тугыз аенда районда 61 кеше әлеге чирдән дөньядан киткән. Биш кешенең үлеменә инфаркт сәбәпче, 7 кеше инсульттан вафат булган.

Инсульт баш мие матдәләрен зарарлый, ул кан тамырлары тыгылу яки өзелү белән бәйле баш миендәге кан әйләнеше бозылу сәбәпле килеп чыга.

Инфаркт – ул йөрәкне кан белән тәэмин итү бозыулу сәбәпле йөрәк мускуллары зарарлану. Әгәр авыруга вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, зарарланган йөрәк мускуллары үлә һәм кискен инфаркт миокарды үсеш ала.

Бу авыруга аз хәрәкәтләнү, стресслар кичерү, дөрес тукланмау, артык тән авырлыгы, тәмәке тарту да сәбәпче була.

-Инсульт та, инфаркт та – нәселдән килә торган чир, - ди район үзәк больницасының медицина профилактикасы врачы Зилә Минеголова. - Инсульт шулай ук артериаль кан басымы белән интегүчеләр, стенокардия, шикәр диабеты диагнозлы авырулар өчен дә куркыныч.

Йөрәк өянәге вакытында авыру күкрәк читлегендә кискен авырту, кысылу сизә, кан басымы күтәрелә, күкрәк читлегендә, хәтта тамакта авырлык барлыкка килә. Муенда, теш казнасында яки кулларда авырту сизелә.

Инсульт булганда кинәт көзән җыерырга мөмкин, яки бит мускуллары, аяк-кулларда хәлсезлек барлыкка килә. Кинәт кенә авыруның күрүе начарланырга, координациясе бозылырга, башы авыртырга һәм сөйләме начарланырга мөмкин.

-Инсульт яки инфаркт билгеләрен сизгән очракта кичекмәстән “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк, - ди Зилә Мисбах кызы. - Инфаркт булганда авыруны утыртырга яки башын биегрәк куеп яткырырга, бүлмәгә саф һава керүне тәэмин итәргә. Медицина ярдәме килеп җиткәнче 0,25 грамм аспирин эчертергә яки тел астына 0,5 миллиграмм нитроглицерин куярга. Күкрәктә авырту бетмәсә, 5 минуттан тагын бер нитроглицерин кабул итәргә.

Инсульт билгеләре сизгәндә, “Ашыгыч ярдәм” килгәнче, бернинди дару да бирмәскә. Авыруны янбызына яткырырга.

Инфаркт  һәм инсульт булганда профессиональ медицина ярдәме 2-4 сәгатьтә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев