Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында “Соңгы кыңгырау” бәйрәме 29 майда онлайн форматта узачак

Быел “Соңгы кыңгырау” бәйрәме онлайн-форматта оештырыла. Безнең районда аны 29 майда уздыралар. Бәйрәмне инстаграм челтәрендә, туры эфирда иртәнге сәгать 9да башларга уйлыйлар.

Яңа форматтагы “Соңгы кыңгырау”га һәр мәктәптә әзерлек эшләре бара. Котлау видео роликлары яздырылган да. Бәйрәм барышында һәр мәктәп район мәгариф бүлеге начальнигының, район башкарма комитеты вәкиленең, мәктәп директорының, сыйныф җитәкчеләре һәм укытучыларының котлауларын күрә һәм ишетә алачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары чыгышлары да булачак.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев