Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында онытылган кәстрүл аркасында чүт кенә зур янгын чыкмаган

Быел безнең районда 26 янгын теркәлгән. Аның берсендә хатын-кыз зыян күрә, кулларын, битен пешерә.

-Бу хәл май аенда булган иде. Районыбызның бер авылында яшәүче хатын-кыз газ плитәсе өстенә кәстрүлдә аш пешерергә куеп калдыра, үзе бакчага чыгып китә. Эш белән, кәстрүл хакында онытып җибәрә. Төтенгә, хуҗаның өйдә йоклаган, шәһәрдән кайткан кыз туганы уянып китә һәм утны сүндергәндә кулларын, битен пешерә.  Утны алар үзләре җиңә, янгын сүндерүчеләрне чакыртмыйлар.  Әлеге хәл хакында, зыян күргән хатын-кыз шәһәр больницасына медицина ярдәме сорап баргач кына безгә мәгълүм булды, - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте өлкән инспекторы Андрей Фомин.

Гомумән, быел районда 26 янгын теркәлгән (былтыр – 27). Ут 3 йортка, 12 каралты-курага, 2  ташландык корылмага,  1 автомашинага зыян салган. Янгын сүндерүчеләр 8 тапкыр  чүп-чарга, коры үләнгә капкан утны сүндерергә барганнар.   

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев