Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында бер ир-атның 125 мең сум алимент бурычы җыелган

Район суды алиментларын түләмәгән Девичья Поляна авылы кешесен бер елга төзәтү эшләренә хөкем итте.

Узган елның март аенда район суды  55 яшьлек Сергей Беловтан, балигъ булмаган улын карау өчен, хезмәт хакының дүрттән бер өлеше күләмендә алимент түләтергә билгели.  Әмма Белов алиментларын түләми һәм шуның өчен  мәҗбүри эшләр рәвешендә административ җаваплылыкка тартыла. Тик бу җәза да аңа тәэсир итми. Нәтиҗәдә ир-атның  алиментлар буенча бурычы ярты елда  55 мең сумнан артып китә, ә быелның гыйнвар аена  аның күләме 125 мең 761 сум ук булган. Сергей Белов хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләгә. Аның мәҗбүри эшләр рәвешендәге җәза вакытындагы эш хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотылачак. Хөкем ителүченең апелляцион шикаятен ТР Югары суды канәгатьләндермәде.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев