Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында авылларны карантинга япканнар, дигән хәбәр дөресме?

Соңгы бер-ике көндә интернет киңлекләрендә якташларыбыз арасында коронавируска кагылышлы бик күп имеш-мимешләр тарала.

Күтәмә белән Яңа Элмәле авыллары янында полиция постлары тора, беркемне дә авылдан чыгармыйлар да, авылга кертмиләр дә дигән хәбәр яшен тизлегендә таралды.

Халык теленә кергән әлеге мәгълүматның чынмы-ялганмы икәнен белү максатыннан, без районның полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать иттек.

-Бу хәбәр дөрес түгел, - диде районның полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов. – Алда телгә алынган һәм башка авыллар янәшәсендә дә безнең тарафтан аерым постлар куелмады. Ләкин, барыбыз да моны белеп тора, районда авыручылар бар, шуңа да саклану чаралары турында онытырга ярамый, битлекләрне, перчаткаларны кулланырга кирәк.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев