Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында 740 бала бакчага йөри

Райондагы 27 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 740 бала тәрбияләнә. Аларның 19сы - балалар бакчасы, берсендә - башлангыч мәктәп белән балалар бакчасы, 7 мәктәптә мәктәпкәчә төркем эшли.

-Чиратта торучы, яше җиткән барлык балалар да бакчага урнаштырылды. Балаларын бакчага бирергә теләүче ата-аналар “Дәүләт порталы” аша, яки безгә килеп гариза яза ала, - ди район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Диләрә Мәгъсумова. - Лашман һәм Туймәт авыллары балалар бакчалары әлегә эшләми – аларда ремонт бара.

Район үзәгендәге “Ромашка” балалар бакчасы райондагы иң зур мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. Биредә алты төркемгә 132 сабый йөри. Авыл балалар бакчалары арасында иң күп бала – Ивашкино һәм Әккәрәй авылларында, аларда икешәр төркемдә 31әр бала тәрбияләнә. Ә Утыз Имән мәктәбендәге төркемгә нибары ике бала йөри.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X