Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында 1435 гаилә ана капиталына сертификат алган

2020 елда районда 60 гаиләгә ана капиталына сертификат бирелгән, шуларның 51е пенсия фондына гариза язмыйча, автомат рәвештә билгеләнгән. Хәзер аны алу өчен гариза язарга кирәкми. Быел 54 гаилә үзләренең капиталын тиешле максатларда кулланган.

Ана капиталына сертификат бирү хакында закон үз көченә кергәннән алып, 2007 елдан районда 1435 гаиләгә ана капиталы бирелгән, аларның 1245е бу ярдәмне тулысынча файдаланган.

-Ана капиталын күпчелек торак шартларын яхшыртуга тота, аны балаларның укуына һәм балалар бакчасына түләүләргә файдаланучылар да бар, - ди РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина. – Хәзер сертификатны ипотека кредитын каплауга куллану өчен Пенсия фондына килүнең кирәге юк. Моның өчен банкка барып гариза язу да җитә.

фото: Эльвира Мубаракшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев