Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы ветеринарлары халык ярдәменә өметләнә

Район территориясендә кош гриппы, бруцеллез, тилчә (ящур), дуңгызларның африка чумасы, мөгезле эре терлекләрнең нодуляр дерматиты һәм башка аеруча куркыныч авырулар таралу куркынычы бар. Бу авыруларның таралуының төп сәбәбе - терлекләрне рөхсәтсез ташу. 

Шунлыктан район ветеринария берләшмәсе терлекләрне һәм терлекчелек продукциясен рөхсәтсез ташу, йөртү фактлары турында оператив мәгълүмат бирү өчен «Кайнар линия» ачты. 

Монда теләсә кем 8(84396) 2-51-70, 2-28-20 телефоны буенча шалтыратып, ветеринария өлкәсендәге законнарны бозуга кагылышлы хәбәр җиткерергә яки мәгълүмат алырга мөмкин. Ветеринарларны терлекләрне һәм терлекчелек продукциясен законсыз күчерү, терлекләр күпләп авырган һәм үлгән очраклар, йорт һәм кыргый хайваннарның үле гәүдәләре табылу һәм хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын кертү һәм таратуга кагылышлы башка мәсьәләләр кызыксындыра. 

Шалтыратуларны ветеринария табиблары, район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре кабул итә. Адрес: Чирмешән, Ярминкә тыкрыгы урамы, 23 йорт. Тел. 2-51-70.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев