Чирмешән районы тракторларын күршеләр дә тикшерәчәк
8 июньнән 28 июньгә кадәр районда “Трактор-Прицеп“ операциясе башлана. Техникаларны тикшерүгә күрше районнарның Гостехнадзор белгечләрен дә җәлеп итмәкчеләр.
Операциянең максаты – тракторларны, аларның арба-прицепларын, башка төрле үзйөрешле техникаларны файдаланган вакытта куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм җитешсезлекләрне ачыклау.
- Техникаларның торышын, документларын, механизаторларның таныклыкларын, шулай ук янгын сүндергечләрнең, аптечкаларның булу-булмавын да тикшерәчәкбез, - ди Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең райондагы бүлекчәсе начальнигы Илнур Сәлахов. - Әлеге эшләрне районның ЮХИДИ бүлеге һәм Гостехнадзорның күрше районнар инспекторлары белән берлектә башкарачакбыз.
Фото: архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев