Чирмешән районы авылларында җәйгелеккә боз әзерләгәннәр
Табиблар терлекчеләрне авылга килеп дәвалый. Бәркәтәдә, Лагеркада бик күп боз әзерләгәннәр. “Ленин юлында” район газетасы 30-40 ел элек булган бу һәм башкавакыйгаларны даими теркәп барган. Үткәннәргә күз салыйк.
45 ел элек
Тукай исемендәге колхоздан 1 класслы шофер Нургаяз Яруллин (Тукай бистәсе – ред.) унынчы бишьеллыкның беренче елы социалистик ярышында район шоферлары арасында беренче урынга чыкты.
“Ленин юлында” – 8 гыйнвар, 1977 ел.
“Шушма” колхозының (Бәркәтә – ред.) биш колхозчы гаиләсендә җиңел автомобиль, 110 кешедә мотоцикл бар.
“Ленин юлында” – 14 гыйнвар, 1977 ел.
Казанка авылында яшәүче запастагы рядовой Михаил Мироновка “II Дәрәҗә чик гаскәрләре отличнигы” дигән билге тапшырылды.
“Ленин юлында” – 29 гыйнвар, 1977 ел.
40 ел элек
Әккәрәй авылында тагын бер мәһабәт бина калыкты. Биредә әле шушы көннәрдә генә төзелеп беткән яңа кибет Яңа елга яхшы бүләк булды.
“Ленин юлында” – 1 гыйнвар, 1982 ел.
Кышкы каникул көннәрендә Әккәрәй мәктәбе укучылары 36 центнер көл җыйды.
“Ленин юлында” – 13 гыйнвар, 1982 ел.
XXII партсъезд исемендәге кохоз (Иске Үтәмеш – ред.) терлекчеләренә теш алдыру өчен район үзәгенә кадәр йөрисе түгел. Колхоз правлениесе ферманың үзендә генә махсус бүлмә төзетте.
“Ленин юлында” – 22 гыйнвар, 1982 ел.
35 ел элек
Узган елда Яңа Элмәле авылында 300 урынга культура йорты, Югары Кармалкада 90 урынга сигезьеллык мәктәп, Бәркәтәдә районда иң зурлардан булган спорт залы, Туймәт, Иске Кади, Яңа Элмәле авылларында кибетләр, берничә колхозда физиопрофилакторийлар файдалануга тапшырылды. Яңа Кади һәм Ульяновка мәктәпләренә нигез салынды.
“Ленин юлында” – 9 гыйнвар, 1987 ел.
Иске Үтәмештә кич җитте исә телевизор карармын димә. Электр көчәнеше җитми, башка сәбәпме – кайчан телевизор карарлык ток булыр дип көтәбез.
(Редакциягә килгән хаттан).
“Ленин юлында” – 9 гыйнвар, 1987 ел.
Түбән Чегодай авылында биш дистәгә якын йортның хәзер үз телефоны бар. Өч ай буе авылда телефон аша даими сөйләшеп торабыз. Ләкин әлеге көнгә хәтле безнең авыл телефон челтәре аша район үзәге белән бәйле түгел. Шуңа күрә чит шәһәрләр белән элемтәгә керә алганыбыз юк.
(Редакциягә килгән хаттан).
“Ленин юлында” – 14 гыйнвар, 1987 ел.
Җәйге чорда җитештерелгән сөт әчемәсен өчен аңа салкын урын кирәк. “Шушма” (Бәркәтә) колхозында бу турыда алдан кайгыртып, Назыйм Нуретдинов, Әскәр Сәлахиев иптәшләр әлеге суык көннәрдә махсус урында боз әзерләгәннәр. Алар 150 куб.метрда суны бозга әйләндергәннәр.
“Ленин юлында” – 17 гыйнвар, 1987 ел.
“Новый путь” колхозында да (Лагерка) фермадан ерак түгел мәйданчыкта су туңдыру станциясендә эшләүче И. Петряков бозны туңдырып тора. Әлегә 50 куб. метр күләмендә боз әзерләнде, ә барлыгы 500 куб.метр боз әзерләп кую каралган.
“Ленин юлында” – 21 гыйнвар, 1987 ел.
Күптән түгел Чирмешән район үзәк больницасында буфет ачылды. Стационарда дәваланучылар һәм поликлиникага табибларга күренергә килүчеләр өчен бу бик уңай.
“Ленин юлында” – 23 гыйнвар, 1987 ел.
30 ел элек
25 декабрь көнне Иске Кади авылында газ факелы кабызылды, ягъни авылга челтәр газы килеп җитте.
“Ленин юлында” – 1 гыйнвар, 1992 ел.
“Агропромэнерго” берләшмәсе үз эшчеләре өчен ике квартиралы бер йорт төзеп, аны файдалануга тапшырды.
“Ленин юлында” – 1 гыйнвар, 1992 ел.
Менә бу базар ичмаса: хәзер Чирмешән кибетләрендә сатыла торган ярымысланган колбаса – 200, ә пешереп ясалганы (вареная) 142 сум тора. Кайберәүләрнең әле дә 200 сум хезмәт хакы белән чагыштырганда ай-һай кыйммәт.
“Ленин юлында” – 10 гыйнвар, 1992 ел.
Лашман авыл культура йортында “Могҗизалар кыры” уздырылды. Уенны оештыручылар – “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы җитәкчеләре һәм авыл яшьләре.
“Ленин юлында” – 22 гыйнвар, 1992 ел.
фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев