Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән район архивы шәхси документлар да җыя

Район архив фондын формалаштыру һәм баету өстендә зур эш башкарыла. Әйтик, соңгы вакытта шәхси документлар җыюга игътибар арткан. Кызганычка каршы, күп кенә кешеләр архивка үзләренең һәм вафат булган туганнарының документларын тапшыру мәсьәләсенә шикләнеп карый.

-Шуны аңлау мөһим: тарих һәм киләсе буыннар өчен әһәмиятле булачак документларны сандыкларда сакларга калдырып, без бу мәгълүматларны бөтенләйгә югалтырга мөмкинбез, -ди район архив бүлеге җитәкчесе Роза Вәлиева. – Архивка биографик (туу турында таныклык, белем алу турында документ, профсоюз билеты, хезмәт кәнәгәсе, бүләкләнү турында документлар), автобиографик (шәхси көндәлек, куен дәфтәре), көнкүреш документлары (актлар, азык-төлек карточкалары, талоннар, гаилә альбомнары), юбилейлар һәм хөрмәтләү материаллары, хезмәт, иҗади, җәмәгать эшчәнлеге турында документлар, фоторәсемнәр тапшырырга мөмкин.

Архив бүлегендә шәхси фондлар аеруча мөһим урын алып торачак. Аларда төрле яклы мәгълүмати материал тупланып, фонд ияләренең иҗади, хезмәт, җәмәгать эшчәнлеге яктыртылачак.

Узган елларда республикада, архивлар эшен үстерү һәм республиканың комплекслы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү максатыннан, “2016-2020 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү” дәүләт программасы кабул ителде.

Әлеге программа кысаларында район башкарма комитетының архив бүлегендә капиталь төзекләндерү үткәрелде, документларны саклау өчен тиешле шартлар булдырылды.

фото: Марат Гумеров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев