Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән прокуратурасы бер ел эчендә коррупциягә каршы законнарны бозуның 44 очрагын ачыклады

Ришвәтчелеккә каршы тору дәүләтнең өстенлекле бурычы һәм прокуратура эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора. Прокуратура хезмәткәрләренә коррупциягә каршы законнарны тормышка ашыру һәм аларны үтәтү бурычы йөкләнгән.

Район прокуратурасы 2019 елда коррупциягә каршы законнарны бозуның 44 очрагын (2018дә – 46) ачыклаган. Аларны бетерү максатында 2 представление кертелгән, 19 протест белдерелгән һәм административ хокук бозу хакында бер эш кузгатылган.

Коррупциягә кагылышлы законнарны бозу төрле өлкәләргә карый: вазифаи затларның керемнәре һәм чыгымнары турында белешмә тапшырганда, җирле үзидарә органнарының карарларын бастырганда, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар алганда яки эш башкарганда, хезмәт күрсәткәндә.

Әйтик, узган елда җаваплылыгы чикләнгән “Дира – Д Инжинирг” җәмгыяте директоры административ җаваплылыкка тартылды. Ул элек муниципаль хезмәттә булган хезмәткәрне эшкә алганда бу хакта элеккеге эш бирүчене кисәтми, шушы рәвешле  коррупциягә каршы законнарны бозуга юл куя.

Болардан тыш, район прокуратурасы хезмәткәрләре коррупцион юнәлештә кылынган җинаятьләр уңаеннан дәүләт гаепләвен тормышка ашыра. Мисал өчен, 2019 елда Чирмешән район судлары шундый категориягә кергән 2 җинаять эшен карады һәм гаепле затларга карата гаепләү карары чыгарды.

Ришвәтчелеккә, коррупциягә каршы көрәш эшмәкәрлек үсеше өчен уңай шартлар, уңышлы инвестицион климат булдыруда, намуслы бизнесны саклауда, күләгәдәге икътисад өлешен киметүдә һәм башка бурычларны үтәгәндә актуаль мәсьәлә булып тора.

Айназ Газизов,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев