Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән музеена Алтын Йолдыз “килде”

Узган гасырның 60 елларында районыбызның Тукай исемендәге колхозыннан (Иске Кади) ике кешегә үк Соцалистик Хезмәт Герое исемнәре бирелә. 9 декабрь - Ватан Геройлары көне уңаеннан район үзәгендәге туган як тарихы музеенда әлеге легендар шәхесләрнең берсе хакында күргәзмә дә оештырганнар.

60-70 нче еллар. Тукай исемендәге колхозның эшләре гөрләп бара. Игенчелектә, терлекчелектә  уңышлар казану, чөгендер игүдә хәтта Украинаның  “Щорс” исемендәге колхозы белән аралашулар, кунакка, тәҗрибә уртаклашырга йөрешүләр дисеңме...Шул вакытта  колхозның алдынгы сыер савучысы Гөлсем  Мифтах кызы  Минһаҗевага һәм комбайнчы Исмәгыйль Ибраһим улы Әхмәдуллинга Алтын Йолдыз тапшырыла. Бер колхоздан ике кешегә! Бүген алар икесе дә мәрхүмнәр инде.

Район Советының контроль-хисап палатасы  бүлеге җитәкчесе  Рамил Әхмәдуллин музейдагы  чарага, күрсәтергә дип, герой әтисенең шушы бүләкләрен – Алтын Йолдызын, Ленин орденын һәм СССР Югары  Советы депутаты значогын алып килгән.

-Алар өйдә  кадерле урында сакланды. Орден, медальләрен әти бик зур тантаналарга гына, әйтик,  Мәскәүгә съездга барганда тага иде. Хәзер бу бүләкләр миндә саклана, - дип сөйләде Рамил Исмәгыйль улы музейга кунакка килгән кадетлар мәктәп-интернаты укучыларына.

Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены кавалеры,  СССР Югары Советы депутаты Исмәгыйль Әхмәдуллин яшьлегендә, 1944-1951 елларда, армиядә, Польшада хәрби хезмәт үтә. Аннан соң Мәскәүдә тимер юл эшчесе булып эшләп  кайта.  Колхозда - комбайнчы,  аннан  колхоз рәисе урынбасары, партоешма секретаре -  парторг,  колхоз рәисе булып хезмәт куя. Музейдагы күргәзмәдә шушы елларны чагылдырган фотосурәтләр, документлар урын алган.

-Исмәгыйль Ибраһимович белән миңа да эшләргә туры килде. Ул мин герой дип масаеп йөрмәде, тыйнак,  кешегә кычкырмас, дорфа кеше түгел иде, шуның өстенә таләпчән дә була белде. Исмәгыйль абый үз авылы өчен янып яшәде, - ди туган як тарихы музее директоры Алмаз Закиров. – Аның костюмында Алтын Йолдызны күргәләсәм  дә, бу  искиткеч дәрәҗәле дәүләт  бүләген кулыма беренче тапкыр бүген тотып карадым.

Тыйнаклык дигәннән, үзе исән вакытта, геройларның берсен, соңгы елларын Бөгелмә районында яшәгән Социалистик Хезмәт Герое, легендар шәхес Гөлсем апа Минһаҗеваны миңа да район чараларының берсендә күрергә, аңардан интервью алырга насыйп булган иде. 1959 елда республика сыер савучылары арасындагы ярышта беренче урын алган якташыбыз гади, тыйнак кеше булып истә калган.

Әйе, Алтын Йолдызны теләсә кемгә бирмәгәннәр, Иң лаеклыларга, сугышта батырлык күрсәткән, тыныч тормышта армый-талмый хезмәт куйган иң-иңнәр лаек булган аңа.  Алар чыннан да горурланырлык шәхесләребез.

Исмәгыйль Әхмәдуллин һәм Гөлсем Минһаҗевадан тыш, безнең район илгә  тагын ике Социлистик Хезмәт Герое -  Габбас  Кыям улы Гыйматдиновны (Туймәт),  Михаил Федорович Романовны (Чирмешән) биргән.  Чирмешән районы - биш  Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы каһарманнары: Петр Семенович Курасановның (Чирмешән), Иван Никитич Коневның  (Шешминка), Барый Гали улы  Габдрахмановның (Кармыш), Семен Архипович Ларионовның (Чирмешән),  Павел Алексеевич Цаплинның (Мордва Афонькәсе) ватаны. Россия  Герое Александр Алексеевич Супонинский – Шешминка авылы егете.   

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешән музеенда геройларны искә алдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев