Чирмешән егетенә - депутаттан бүләк гитара
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова март ахырында районда узган кабул итүдә балалар сәнгать мәктәбе укучысы Мансур Галәүтдиновка гитара бүләк итәргә ышандырган иде.
Депутат вәгъдәсен санаулы көннәрдә үтәде - оста С.Соколов ясаган гитараны Мансурга ул Казан консерваториясенең Салих Сәйдәшев исемендәге Зур залында, “XXI гасырда классик гитара” Халыкара фестивальнең гала-концертында үзе тапшырды. Якташыбыз - халыкара, Бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреаты моңа бик шат һәм рәхмәтле.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев