Чирмешән балалары Казанга “Президент чыршысы”на барачак
25 декабрьдә Казанда Президент чыршы бәйрәме уза. Анда һәр районнан кунаклар – балалар киләчәк. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында узган чираттагы утырышта шул хакта сөйләштеләр.
Бәйрәмгә балалар алып барачак транспорт чарасы турында министрлыкка тулы мәгълүмат бирелергә, анда тиешле җиһазлар урнаштырылган һәм төзек булырга тиеш. Андый хәбәрсез балалар белән юлга чыгу тыела.
Быел башкалада узучы бәйрәм чарасына районыбыздан 18 укучы барачак. Алдынгы укучылар, актив спортчылар һәм мәдәни чараларда даими катнашучылардан торган делегацияне өлкәннәр җитәкләячәк, билгеле, медицина хезмәткәре дә булачак.
Фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев