Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә 60 кеше "Путин акчалары"н алган

Быел безнең районда 26 хатын-кыз беренче балаларын тапкан өчен 50шәр мең сум күләмендәге республика ярдәмен алган, ә 3 хатын-кызга өченче балалары өчен 100әр мең сум акча биргәннәр.

Мәгълүм булганча, “Демография” милли проекты кысаларында 2018 елның 1 гыйнварыннан безнең республикада авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар өчен: 25 яшькә кадәр – беренче баласын, 29 яшькә кадәр өченче баласын табучыларга түләүләр кертелде. Шуннан соң районда барлыгы 38 яшь әни 50шәр, 10 әни 100шәр мең сум шушы ярдәмгә ия булган.

Ә “Путинның” беренче бала өчен айлык түләүләрне (2018 елның 1 гыйнварыннан) 60 гаилә ала. Хәзер әлеге түләүнең күләме аена 8896 сум тәшкил итә. 2020 елның 1 гыйнварыннан әлеге түләү срогын бала өч яшькә җиткәнчегә кадәр озайтачаклар.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев