Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе призлар уйната

erid: 2VtzqvFkQ46 Район газетасы редакциясе газетага язылучылар арасында тагын призлар уйнатачак.

Бу юлы, 2024 елның икенче яртысына язылып, 10 тавык оту мөмкинлеге бар, икенче берәү 5 тавыклы була ала.

Башка призлар түбәндәгеләр:

Термопот;

Стационар блендер;

Электр чәйнеге;

Утюг;

Электр фены;

Электрдан эшләүче бораулау машинасы;

Яктырткыч;

Чәйнек;

Өч кешегә – берәр мең сум акча;

Овал поднос;

Заварка чәйнеге;

Җиләк-җимеш төшләрен алу машинасы;

Өч кешегә – берәр пачка чәй.

“Отыш уйнату”да катнашу өчен “Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан”га 2024 елның икенче яртысына, 6 айга язылып, квитанция һәм акча түләгәнлеккә чек күчермәләрен 2024 елның 19 июленә кадәр редакциягә җибәрергә кирәк (отышлар уйнатуны редакция 22 июльдә үткәрәчәк).

Безнең адрес: 423100, Чирмешән авылы, Беренче Май урамы, 27.

“Отыш уйнату” өчен бүләкләр алуда түбәндәге иганәчеләр булышты: Иске Котыштагы Габшакировларның кош фермасы; Түбән Камада яшәүче һәм эшләүче Фәгыйль Гатиятов (Кармышныкы); район инвалидлар оешмасы (җитәкчесе Мәдинә Талипова); Чирмешәндәге “Инструментлар” кибете (Зәкәрия Гайфетдинов); “Җәннәт” кибете (хуҗасы Оятулло Саидов); шәхси эшмәкәр Ривгать Хамәтгалимов; “Багетный” кооперативы (Альберт Латыйпов); Җәлил Мөхәммәтшин (нефть компаниясе генераль директоры урынбасары); “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесе (Илнар Җамалетдинов).

Бүләкләр уйнату хакындагы положениене https://disk.yandex.ru/i/EiPCECMM7n99SQ сылтамасы буенча карап була.

Реклама АО “ТАТМЕДИА” 16+

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев