Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Безнең Чирмешән» газетасы баш редакторын бүләкләделәр

“Татмедиа” АҖ филиалы җитәкчесе – “Безнең Чирмешән” газетасы баш редакторы Кадыйр Шакир улы Гомәров Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Чирмешән районы газетасында хәбәрче булып башлаган иҗат юлыгыз озын һәм кызыклы.Кырык елга якын газетаның баш мөхәррире вазифасын башкарып, үзегез җитәкчелек иткән хезмәт коллективы белән берлектә Сез төбәкнең  социаль-икътисади тормышын яктыртасыз, төрле милләт кешеләре арасында дуслык-туганлыкны саклауга зур өлеш кертәсез.  Сәяси-иҗтимагый вәзгыятьне тирәнтен өйрәнеп язган мәкаләләрегез укучыларда зур кызыксыну уята, вакыйгаларның асылын аңларга ярдәм итә”, диелгән әлеге хатта. 
   Инде серне дә ачыйк, тәҗрибәле, хөрмәтле, абруйлы җитәкчебез Кадыйр Шакир улы, ни кызганыч,  июнь аеннан үз теләге белән эштән, ялга китәргә теләк белдерде. 44 ел туган районыбызда, редакциядә, шуның 38 елын баш редактор булып хезмәт куйган остазыбызга без, редакция хезмәткәрләре дә, зур хезмәте, коллективыбызны кайгыртып яшәве өчен рәхмәтебезне белдереп, лаеклы ялында имин тормыш, саулык телибез. 
Кадыйр Гомәровка, күпьеллык тырыш хезмәте өчен, “Татмедиа”  акционерлык җәмгыятенең Мактау грамотасын да тапшырдылар.
     Газетаның баш редакторы, филиал директоры итеп тәҗрибәле белгеч Марат Шакир улы Гомәров билгеләнде. Ул 1971 елгы, югары белемле, гаиләле, моңа кадәр шул коллективта баш редактор урынбасары иде.

Фотография Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәтеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев