Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тукай исемендәге колхозда Шәмсеруй әбигә йорт өлгертеп биргәннәр

50 ел элек

Кичке мәктәптә укыту да, анда уку да кайбер кыенлыклар белән бәйле. Шулай да без XI класска чыгарылыш ясадык. 1966 елда – 11, 1968 елда 15 кеше урта мәктәпне тәмамлап чыкты (Туймәт сигезьеллык мәктәбе директоры В. Шәрифуллин чыгышыннан).

“Ленин юлында” – 1 октябрь, 1969 ел.

Борчакны теземнәргә салудагы ярыш шартларын уңышлы үтәве өчен (103 гектар чапкан) “Новый путь” колхозы (Лагерка) партия оешмасы һәм правлениесе исеменнән комбайнчы Александр Фроловка 100 сум күләмендә акчалата премия бирелде.

“Ленин юлында” – 3 октябрь, 1969 ел.

Әле күптән түгел генә районыбыз колхозларына тагын 10 ДТ-75 тракторы һәм 6 йөк автомашинасы кайтты.

“Ленин юлында” – 4 октябрь, 1969 ел.

Районыбыз дәүләткә сөт сату планын уңышлы үтәде. Хәзерләүләр пунктларына 72 мең центнер сөт озатылды.

“Ленин юлында” – 8 октябрь, 1969 ел.

Бу, ичмаса, кишер! Орджоникидзе исемендәге колхозның кишер басуына килгән һәркем мул уңышны күреп хәйран кала. Ул уртача уңган чөгендердән тик төсе белән генә аерыла. Гектардан алынган уңышны үлчәп карыйлар – 320 центнер тәшкил итә.

“Ленин юлында” – 17 октябрь, 1969 ел.

Николай Глухов – Ленин исемендәге колхоз (Күтәмә) тракторчысы һәр эштә үрнәк. Шуның өчен дә ул күптән түгел колхоз путевкасы белән Болгариядә булып кайтты.

“Ленин юлында” – 29 октябрь, 1969 ел.

Ивашкино авылы хезмәтчәннәренә (Фрунзе исемендәге колхоз) – быел зур шатлык. Монда яңа типовой проект белән салынган клуб бинасы файдалануга тапшырылды.

“Ленин юлында” – 29 октябрь, 1969 ел.

49 ел элек

Ворошилов исемендәге хуҗалыкта (Ульяновка) үз участогындагы шикәр чөгендерен алуны Александра Ефимовна Давыдовалар гаиләсе колхозда беренче булып төгәлли, 70 сутыйның 15 сутые гына калды.

“Ленин юлында” – 2 октябрь, 1970 ел.

Күптән түгел яраткан артистыбыз Әлфия Авзалова концертлары райондашларыбызга күңелле ял сәгатьләре тудырды.

“Ленин юлында” – 2 октябрь, 1970 ел.

Николай Ларуков Фрунзе исемендәге колхозның беренче бригадасында иң алдынгы комбайчылардан санала.

“Ленин юлында” – 10 октябрь, 1970 ел.

“Октябрьның 50 еллыгы” колхозы (Лашман, Әмир) механизаторлары капиталь ремонт таләп иткән тракторларын “Сельхозтехника” бүлекчәсенә ремонтка озаттылар.

“Ленин юлында” – 16 октябрь, 1970 ел.

Алты ай укыганнан соң, Казаннан IV разрядлы фотограф исемен алып кайтты Таисия Куприянова. Хәзер менә икенче ел инде ул халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшли.

“Ленин юлында” – 28 октябрь, 1970 ел.

Киров исемендәге колхоз (Утыз Имән) төзүчеләре шушы көннәрдә яңа төзелгән дуңгызлар абзарын файдалануга тапшырдылар. 200 баш сыер өчен салына торган бинаны Бөек Октябрь бәйрәменә өлгертергә сүз бирделәр.

“Ленин юлында” – 30 октябрь, 1970 ел.

Туймәттә 200 урынлы авыл клубы файдалануга тапшырылды.

“Ленин юлында” – 30 октябрь, 1970 ел.

48 ел элек

Жданов исемендәге колхоз (Түбән Чегодай) шоферы Галимҗан Мортазин хәзер Шенталага чөгендер ташый. Ул һәрвакыт рейста. Ул шушы елның 9 аенда 44184 тонна-километр юл үтте һәм 1056 килограмм ягулыкка экономия ясады.

“Ленин юлында” – 2 октябрь, 1971 ел.

Тукай исемендәге колхозда С.Гыймранов җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы пенсионерка Ш.Шәрәфетдиновага колхоз исәбеннән өй салып биргән. Шәмсеруй әбинең колхозга да, төзүчеләргә дә рәхмәте зур.

“Ленин юлында” – 8 октябрь, 1971 ел.

41253 центнер! Менә ничаклы бөртекле ашлык үстерделәр быел безнең “Шушма” колхозы игенчеләре.

“Ленин юлында” – 9 октябрь, 1971 ел.

Иске Кади тегермәнчеләренең (С.Сибгатуллин, И.Нуретдинов, М.Гомәров, Ф.Илалиев) осталыгы күрше районнарда да билгеле. Иске Кадида онны әйбәт тарттыралар, дигән хәбәрне ишетеп, бирегә күрше Шентала районыннан да килеп чыкканнар.

“Ленин юлында” – 13 октябрь, 1971 ел.

Чапаев исемендәге колхоздан (Иске Котыш) Агафья Палаткина үзе караган 15 төп ана дуңгыздан барлыгы 311 дуңгыз баласы алды инде, аларны тиз һәм көр итеп үстерә.

“Ленин юлында” – 23 октябрь, 1971 ел.

Агымдагы елда Кама гигант автозаводы төзелешенә комсомол путевкалары белән 46 егет һәм кыз эшкә китте.

“Ленин юлында” – 29 октябрь, 1971 ел.

Газеталарга Марат ГОМӘРОВ

күзәтү ясады.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев