Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Балагызның фикерен дә исәпкә алыгыз

Эш, көндәлек мәшәкатьләр... Тормыш ыгы-зыгылы, ашыгыч ритмда бара. Шулай да, көннәребез ничек кенә тыгыз булмасын, балаларыбызга вакытны кызганмаска кирәк, алар әти-әниләренең игътибарын көтеп тора. Чирмешәнлеләр балалары белән вакытны ничек уздыра соң?

Фәнил Дәүләтшин - дүрт бала әтисе (Түбән Чегодай): - Машина йөртүче булып эшлим, шуңа да күпчелек вакытым эштә, юлда үтә. Өйдә булганда бөтен вакытымны гаиләм белән үткәрергә тырышам. Балалар белән бергә йорт эшләрен дә башкарабыз, алар минем төп булышчыларым. Быел кар күп, аны да бергә чыгып көрибез. Эшләрне тәмамлагач, бергәләп кино карарга, уйнарга да яратабыз.

Сергей Бочкарев – алты бала әтисе (Чирмешән): - Без дәүләт эшендә түгел, үзебезнең шәхси хуҗалык. Бөтен вакытны балалар белән уздырыга тырышабыз. Малайлар маллар карашуда, кар көрәүдә – барысында да булышалар. 10 яшьлек кызыбыз аш-су пешерүдә әнисенең зур ярдәмчесе. Олы улыбыз армия сафларында хезмәт итә. Яңа ел алдыннан аңа барыбыз бергә җыелышып хат яздык, төпчек улыбыз, әле яза белмәсә дә, рәсем булса да ясап җибәрде. Хоккейга да йөрибез. Яңа ел алдыннан Егор, Есения һәм Гордейны Мәскәүгә ВДНХда оештырылган күргәзмәне карарга алып бардым, хатыным белән аларга шундый бүләк ясарга булдык. Яңа ел күчтәнәчләрендәге тәм-томнар ашала да бетә, ә болай балаларда истәлек кала. Мәктәптә биргән өй эшләрен дә бергә карыйбыз. Мөмкин булганча балаларга күбрәк игътибар бирергә тырышабыз.

Зилә Мусина – өч бала әнисе (Югары Чегодай): - Барлык эшне дә балалар белән бергә үтәргә тырышабыз: көндәлек мәшәкатьләр, өй, хуҗалык эшләре турында әйтүем, ашарга да бергә пешерәбез. Өстәл уеннары да уйныйбыз, бергә китаплар укыйбыз. Иң мөһиме – балаларыбыз игътибар җитмәвен сизмәсен.

Илгиз Гыйрфанов – ике бала әтисе (Чирмешән): -  Мин көндез эштә булганлыктан, кызлар күпчелек вакытны әниләре белән үткәрә. Шулай да, кичләрен чәй табыны артында бергә җыелып, кемнең көне ничек узганы турында сөйләшәбез, ял көннәрендә ишегалдындагы таудан шуабыз. Авылга да гаилә белән бергә кайтып киләбез.

Ольга Ефремова – өч бала әнисе (Ульяновка): - Без балалар белән еш бергә булырга тырышабыз. Өстәл уеннары уйнарга, таудан чанада шуарга, чаңгыда йөрергә яратабыз. Безнең тагын бер уртак хоббиебыз - поделкалар һәм аппликацияләр ясау. Улларыбыз еш кына әтиләре белән гаражга чыгалар, ул аларны анда торле инструментлар белән эшләргә өйрәтә. Кухняда милли ризык - хуплу әзерләгәндә өчесе дә ярдәм итә: һәркем ризык капкачын камырдан ясалган бизәкләр белән матурларга тырыша. Кече улыбыз һәм кызыбыз беләзекләр һәм муенсалар үрергә яраталар. Әбиебез белән бергәләп чуаш җырларын һәм шигырьләрен өйрәнәбез. Бу да балаларга бик ошый. Гомумән, тормышның кадерен белергә һәм күбрәк вакытны балалар, гаилә белән үткәрергә кирәк.

Белгеч фикере

Гөлназ Вафина – психолог: - Әти-әниләрнең игътибары җитмәү аркасында балаларның үз-үзен тотышы да үзгәрә. Алар укуда, башка төрле эшләр башкарганда игътибарсызлана. Холыклары агрессивлана. Өйдә җитмәгән игътибарны читтән эзли башлыйлар. Хәзерге заман ата-аналарының төп проблемасы шунда, алар вакыт җитми, өлгермибез, дип акланалар. Шулай да, ата-аналарга педагог-психолог буларак шуны әйтәсем килә: көненә ярты сәгать булса да вакытыгызны балаларыгызга кызганмагыз. Улларыгыз, кызларыгыз белән утырып сөйләшеп алыгыз, хәлләрен сорашыгыз, мәктәптәге укуы, хисләре, кичерешләре белән кызыксыныгыз. Бергә кая да булса барсагыз, әйтик кинога, тагын да әйбәт була. Гаиләгә кагылышлы ниндидер мәсьәләләрне хәл иткәндә дә балаларыгызның фикерен сорарга онытмагыз. Бергә үткәргән вакыт, сөйләшеп утыру аларның сезгә ышанычын арттыра. Бала гаиләдә яклау, ярдәм тойса ул бернәрсәдән дә курыкмый. Әйтик, мәктәп укучыларының кайберләре мисал чишкәндә дә хата ясарга курка. Минем фикеремчә, бу гаиләдә аларны нык орышу нәтиҗәседер. Шуның аркасында балаларда белем алуга карата да негатив, тискәре тойгылар барлыкка килә, уку теләге югала.

Гомумән, психологлар көненә ким дигәндә 12 тапкыр балаларны (малайларны да, кызларны да) кочарга, үбәргә, башларыннан сыйпарга киңәш итә. Бу әниләргә генә түгел, әтиләргә дә кагыла. Шулай ук бер-берегезгә җылы сүзләрне дә кызганмагыз. Иртән: “Улым, кызым, хәерле иртәләр, ничек йокладыгыз?!”, дип йомшак кына уятсагыз, балагызның да, үзегезнең дә көнегез уңышлы булачак.  

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев