Авылда яшәүче яшьләр торак шартларын яхшыртуга ярдәмгә өметләнә ала
Авылда яшәүчеләргә торак шартларын яхшырту өчен берничә программа гамәлдә икән. Аларның кайберләре хакында районның торак сәясәте бүлеге җитәкчесе Эльвира Галәүтдинова сөйләде.
Социаль ипотека
- Социаль ипотека программасы буенча чиратка басар өчен, гаиләдә бер кешегә туры килгән торак мәйданы 18 квадрат метрдан артмаска тиеш. Шулай ук бюджет өлкәсендә эшләү дә кирәк. Документларны теркәлү урыны буенча район хакимиятенә тапшырганнан соң, махсус комиссия карар чыгара. Гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылса, ул социаль ипотека программасына чиратка бастырыла, фонд белән гариза тапшыручы арасында килешү төзелә, гаиләгә махсус номер билгеләнә, - ди Эльвира Вәлирахмановна.
Ипотеканың еллык ставкасы – җиде процент. Фатир бәясен 25 елга кадәр түләргә мөмкин. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең исәп-хисап счетына үзләре сайлаган торак суммасының 10 проценты күләмендә беренчел кертем салынган булуы шарт.
Авыл территорияләрен үстерү программасы
Әлеге программаның максаты - авыл җирендә яшәүче белгечләрнең, яшь хезмәткәрләрнең торак шартларын яхшырту.
- Программада авылны үстерү өчен тырышучы махсус белгечләр катнаша ала: алар – авыл хуҗалыгындагы 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр, инженерлар, агрономнар, шулай ук социаль өлкәдә эшләүчеләр: укытучылар, шәфкать туташлары да булырга мөмкин, - ди торак сәясәте бүлеге җитәкчесе. - Төп шартлар: торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык, авылда яшәү һәм торак суммасының 30 проценты күләмендә кертем булу, агросәнәгать комплексы оешмасында яки авыл хуҗалыгының социаль өлкәсендә эш килешүе буенча биш елдан да азрак эшләмәү.
Программада катнашучылар әзер торак сатып алырга да хаклы, шулай ук үзләре дә шәхси йорт төзергә мөмкиннәр. Норматив буенча тиешле торак бәясенең 70 процентын дәүләт түли. Әлеге норматив бер кешегә 18 квадрат метрдан исәпләнә. Әйтик, гаиләдә өч кеше икән, 18*3= 54 квадрат метр тиеш. Башта акчаның бер өлеше йортны торгызу, нигезен төзү өчен бирелә, аннары түбәсен ябу, эчке эшләр өчен күчерелә. Һәр төзелеш материалы, йортка тотылган чыгымнар өчен хисап тотарга кирәк. Кеше йортта яши башлагач, аны үзенеке итеп рәсмиләштерсә дә, торак биш елга обременение, ягъни чикләү шарты белән бирелә. Биш ел дәвамында гаилә бу йортны сата да, алыштыра да, бүләк тә итә алмый. Биш ел дәвамында авыл җирендә эшләү дә мәҗбүри. Чикләү алынганнан соң гына йортны сатарга рөхсәт ителә, ләкин бу очракта авылдан күченеп киткән белгеч башка беркайчан да дәүләт тәкъдим иткән ташламалы программалардан файдалана алмый икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев