Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

2 нче Чирмешән мәктәбе укучысы табиб булырга хыяллана

2нче Чирмешән мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Женя Гераева барлык фәннәрдән дә “5”ле билгеләренә генә укый.

Ул, аеруча, биологияне һәм химияне тырышып өйрәнә, чөнки бу фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып, медицина университетына укырга керергә тели.

-Минем табиб буласым килә, - ди Женя. - Хыялымны тормышка ашыру өчен БДИна әзерләнәм, укытучыбыз Рәмзия Алиева җентекләп өйрәтә.

Женя җырларга да, биергә, рәсем ясарга, спортка да өлгерә.

-Ул безнең “уң кулыбыз”, мәктәптә узган бер генә чара да аның катнашыннан башка узмый, - ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Энҗе Ганиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев