Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

“Яшибез әле!“ - ди Лашманнан 90 яшьлек Нәфисә Хафизуллина

Дөньяга 12 бала тудырган, 22 онык, 35 оныкчыкның яраткан әбисе Нәфисә Хәсән кызы Хафизуллина (Лашман) бик оптимист кеше. -Ходай язса, яшибез әле, йөзгә дә җитәрбез!- ди. Бүген аңа 90 яшь тулды. Зур капкаларын иртәдән үк киереп ачып куйганнар. Әллә кайлардан кунаклар кайта. Өй эченә генә сыярлык булмагач, зур гаражда да...

Дөньяга 12 бала тудырган, 22 онык, 35 оныкчыкның яраткан әбисе Нәфисә Хәсән кызы Хафизуллина (Лашман) бик оптимист кеше.
-Ходай язса, яшибез әле, йөзгә дә җитәрбез!- ди.

Бүген аңа 90 яшь тулды. Зур капкаларын иртәдән үк киереп ачып куйганнар. Әллә кайлардан кунаклар кайта. Өй эченә генә сыярлык булмагач, зур гаражда да табын корганнар.
-Яхшы булырга, бер-береңне кичерә белергә, ничек тә аңлашып яшәргә кирәк, - ди әле бик зиһенле, бик хәтерле, бик сабыр Нәфисә әби.- Илдә, бөтен дөньяда тынычлык яклы мин. Башка балаларым да яхшы, якын. Әмма янымдагысы - Фазыйлга рәхмәтем аеруча зур. Үзләре пешергән ризыклар белән сыйлыйлар, иртән-кич дисеңме, гел хәлемне сорап торалар. Киленем Алисә дә ипле кеше, өстем-башым, урын-җирем чиста. Дәүләт тә гел ярдәмен күрсәтә, рәхмәт.
Нәфисә әбинең инде кече улы Җәлилгә дә 50 яшь, олы кызы - Рәйсә апа 70не тутыра. Рәшидәсе, Рәхимәсе, Камиләсе, Әминәсе, Мәдинәсе, Җәмиләсе, уллары - хәзер бар да үзләре әби-бабайлар. Бүген газиз әниләрен котларга Лашмандагы төп йортка җыелганнар. Юбилейга район башлыгы Наил Зарипов та килгән.
-Сез сабыр, башкаларга үрнәк итеп куярлык, мактаулы тормыш юлын үткәнсез,- диде ул Нәфисә Хәсән кызына Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм бүләкләр тапшырып. - Сорауларыгыз булса, һич тарсынмыйча миңа килегез, чират көтмәгез, кабинет ишекләрем гел ачык. Киләчәктә дә, балаларыгыз, оныкларыгыз белән бергә, сау, бәхетле яшәргә язсын.
Табын артында, бәйрәм дәвамында да балалары әниләренә иң матур сүзләр әйтеп, теләкләрен һәм рәхмәтләрен ирештерделәр.
Безнең әни аш-суга бик оста булды. Ул пешергән өчпочмак, җәймәләр безгә - ишле гаиләгә генә түгел, күрше-күләнгә дә җитте, - ди Лашманда яшәүче Камилә Динмөхәммәтова.- Бездә мич тә, самавыр да суынып тормады. Үзебез дә иренмәдек, күпчелек мәшәкатьләрне хәл итәргә өйрәнеп үстек. Күбәү булсак та, акчага, ризыкка тилмермәдек, кешедән теләнмәдек, кеше әйберенә тимәдек.
Инде Нәфисә әбинең гаилә кору тарихына да тукталмыйча булмый. Бар да үткән бит инде. Әмма күңелдә калган. Алар ире Хәбибулла белән өйләнешү турында эш урынында килешәләр. Ул - механик, ә Нәфисә комбайнчы чак. - Мин сиңа әти дә, әни дә булырмын!- дип, Хәбибулла аны исән-сау хатыны янына алып кайта. Шулай ике хатын, бер ир бер йортта бер ел чамасы торгач, Хәбибулла һәм Нәфисә янәшәдәге башка йортка күченә. Бер әтидән - беренче хатыннан (Хәдия) өч бала, яшь әнидән туган балалар элек тә, хәзер дә туганнарча, аралашып яшиләр.
-Үләр алдыннан, көндәшем мине бәхилләп китте. Елап аерылыштык. Гомер буе бер-беребезгә авыр сүзләр әйтешмәдек, бер-беребезне рәнҗетмәдек,- ди Нәфисә әби.
Унбиш бала әтисе, ике оя терәге - Хәбибулла абзый исә 47 ел элек үк вафат булган. Соңгы оланы - Җәлиле ул вакытта ике яшьтән генә узган, тугач берничә көн генә яшәгәне - уникенчесе Нәфисә апаның корсагында гына. Үлеме дә аянычлы - мал суярга оста Хәбибулла абзыйны сыер сөзә, мөгезе белән яралый.
Бүген болар хакында да искә алынды. Герой-ана Нәфисә әби гыйбрәтле язмышы, элеккеге авырлыклар Ходай сынавыдыр дип саный. Бүгенге тормышыннан канәгать ул: ашарга-эчәргә бар, кадер-хөрмәт җитеш, күзләре күрә, колаклары ишетә. Врачларны кирәксенгәне юк. Намазын да калдырмый юбиляр. Шөкер, тугыз баласы исән-саулар. Үз гомерендә, Нәфисә Хәсән кызы әйтүенчә, шатлыклы көннәр дә күп булган, ә бүгенгесе аеруча кинәндерә, аны зур бәйрәме белән котларга күпме кунак килгән, балалары, кияү-киленнәре бергә җыелган. Бар да күчтәнәчле. Матур, затлы табын корганнар. Һәм бар да аларга киңәш, җылы, наз бирүче, аларны бергә туплап торучы газиз әниләре хөрмәтенә.
Автор фотолары.
Юбилейдан фоторепортаж "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә.
http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/214-2014-07-17-06-44-32.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лашманка