Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Якты Тауда лотереяга күркә уйнатылачак

Зур булмаган Якты Тау авылында да быел Яңа ел бәйрәмен зурлап, бик кызык итеп оештырмакчылар. Мәдәният йортында чыршы бизәп, 30 декабрь көнне бәйрәмгә балаларны чакыралар, ә 31 декабрь кичендә бал-маскарад оештырылачак. -Кыш бабай, Кар кызы белән театральләштерелгән тамашаның "каймагы" - лотерея уены. Барлык билетлар да отышлы, төп бүләк - 8...

Зур булмаган Якты Тау авылында да быел Яңа ел бәйрәмен зурлап, бик кызык итеп оештырмакчылар.

Мәдәният йортында чыршы бизәп, 30 декабрь көнне бәйрәмгә балаларны чакыралар, ә 31 декабрь кичендә бал-маскарад оештырылачак.
-Кыш бабай, Кар кызы белән театральләштерелгән тамашаның "каймагы" - лотерея уены. Барлык билетлар да отышлы, төп бүләк - 8 килограммлы күркә, - ди мәдәният йорты директоры Ислам Нотфуллин.
Бәйрәмнең төп иганәчеләре - "Барс" кибете (Кадрия Камалова), "Авангард" җәмгыяте (Рәдис Камалов), авыл мәчете һәм читтә яшәүче авылдашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел балмаскарад Якты Тау клубы