Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Туймәт көрәшчеләре машинаны читкә җибәрмәде

    Район игенчеләре кырларыбызда язын башкарылырга тиешле барлык агротехник чараларны да вакытында башкарып өлгерделәр, "кысыр" участоклар да калмады кебек. Әмма дым кирәк чакта яңгырлар гына булмады. Моңа карап кына кәефне төшерәсе килми, Сабантуйларның үз вакыты, без аны көтеп алабыз. Бәлки, Ходай кушса, табигать без теләгәнчә үзгәреп куяр. Әнә соңгы берничә көндә...

    Район игенчеләре кырларыбызда язын башкарылырга тиешле барлык агротехник чараларны да вакытында башкарып өлгерделәр, "кысыр" участоклар да калмады кебек. Әмма дым кирәк чакта яңгырлар гына булмады. Моңа карап кына кәефне төшерәсе килми, Сабантуйларның үз вакыты, без аны көтеп алабыз. Бәлки, Ходай кушса, табигать без теләгәнчә үзгәреп куяр. Әнә соңгы берничә көндә яңгыр коендыра гына.

    Алланың рәхмәте, авыллардагы бәйрәмдә комачаулык тудырса да, район Сабан туе көнне һава торышы нәкъ без теләгәнчә, яхшы булды. Бәйрәм шәп узды, беркем-беркемне ашыктырмады, күңел булганчы ярыштык, сөйләштек, җырладык, сыйландык.
    Билгеле, бүгенге, быелгы бәйрәмдә дә игенчеләребез адресына мактау сүзләре еш яңгырады. Араларында язгы кыр эшләрен аеруча тиз һәм сыйфатлы башкарганнары аерым хөрмәткә лаек. Комиссия "Күтәмә АГРОфирмасы"н беренче урынга лаек дип тапкан. Шуңа да бу хуҗалык җитәкчеләрен һәм белгечләрен истәлек бүләкләре белән билгеләделәр, җитәкчеләре Фәнүзә Гобәйдуллина Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәтенә үк лаек булды.
    "Сөлчә" җәмгыяте һәм "Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгы - икенче, "Үтәмеш" - өченче урыннарда.
    "Серендеев Н.И." (беренче), "Тимирясов П.А." (икенче), "Кудряшов С.И." (өченче) - крестьян-фермер хуҗалыклары арасында иң яхшылар. "Үтәмеш"тән Марсель Нигъмәтуллин механизаторлар арасында җиңүче - кыр батыры. Аңа да бүләкләр "ишелде": тәкә дә, кыйммәтле көнкүреш техникасы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын да бирделәр үзенә. Моңа лаек, 37 яшьлек бу механизатор быел яз гына да ике мең гектарда чәчү уздырган.
    Җиңүчеләргә муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын да тапшырдылар.
    Сабантуйдан кыр эшләрендә сынатмаган тагын дистәләп алдынгы механизатор бүләк алып китте. Алар арасында Семен Васюткин ("Сөлчә"), Марсель Фатыйхов ("Лашман АГРОфирмасы"), Рәмил Биккулов ("Татагролизинг"), Булат Фатыйхов ("Күтәмә АГРОфирмасы") һәм башкалар бар.
    Күпләр бәйрәмнең башланган вакытын, тантаналы, җырлы-биюле композицияне - тамашаны карарга ярата. Бу юлы да ул тәэсирле, колачлы булды. Анда йөздән артык мәдәният хезмәткәре, мәктәп укучылары, кечкенә балалар катнашты.
    Алдынгы игенчеләрне һәм терлекчеләрне мәйданга җигүле, матур итеп бизәлгән атларга утыртып алып керүләре, алкышлап каршылаулары - аларга карата зур дәрәҗә, хөрмәт билгесе.
    Казаннан килгән кунак - Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов чирмешәнлеләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе уңаеннан тәбрикләвен ирештерде.
    Бәйрәмдә Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәсим Низамовның да катнашуы, җырлар башкаруы ямь өстенә ямь өстәде. Үзебезнең өлкән һәм яшь артистлар, "энҗеләребез" дә кимен куймадылар.
    Шимбә көнне нык яңгыр яву сәбәпле, кайбер авылларда (Түбән Кәминкәдә, Урманасты Үтәмештә, мәсәлән) милли бәйрәмебезне бу атнага күчергәннәр. Яшәүчедә Сабан туен 21 июньгә планлаганнар.
    Игенчеләр генә түгел, районда яшәүче, эшләүче башка бик күпләр дә үз вазифаларын җиренә җиткереп башкарырга омтылалар. Төзелешләр туктап тормый, хәтта яңа биналар калкытабыз, искеләрен төзәтәбез, матурлыйбыз. Район җитәкчесе Наил Зарипов бүген үз чыгышында алар хакында кыскача гына әйтеп узды.
    Сабантуй мәйданыннан дистәдән артык гаилә - үз хуҗалыкларында күп сыер тотучылар саву аппаратлары, ягъни район җитәкчелегеннән бүләк тә алып киттеләр.
    Чирмешән янәшәсендәге ат узышлары юлында - "ипподромыбызда" кушаяклап, тузан туздырып, алга ыргылып чапкан атлардан, алар егерме бер иде, финишка үз группаларында иң беренче килгәннәрнең хуҗаларына: Александр Петмиров (Аксубай), Илдар Сәлманов (Камалов С. КФХ), Данияр Гайфетдиновка (Лашман) төсле телевизорлар бүләк иттеләр. Башкаларны да билгеләп үттеләр.
    Дистәдән артык спорт төрендә катнашкан, җиңү шатлыгы кичергән һәркем өчен дә быелгы Сабан туе озакка җитәрлек якты хатирәләр калдыргандыр.
    Бәйрәмне үткәрүгә үз өлешен керткән иганәчеләргә - оешмаларга, эшкуарларга да, район хакимиятенә, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлегенә дә рәхмәт ирештерү урынлы.
    Быел да мәйдан янәшәсендәге урында "авыл" барлыкка килгән. Кайбер күмәк хуҗалыклар һәм авыл җирлекләре өйчекләрендә кунак сыйларга табыннар көйләгәннәр. Самавыр кайнап тора, бавырсак, коймак та пешкән. Күтәмә өйчегендә хәтта тере куяннар, тавык һәм чебиләр чирәм чемченеп йөри.
    Бәйрәм узасы стадионда, паркта, оешмалар күмәк эшләп, алдан ук тәртип салып, чисталап куйдылар. Быел мәйданда төп яңалык шул - өсте ябулы сәхнәне төньяктан-көньякка күчерделәр. Болай тамашачыга ансат, керә-керешкә артистлар чыгышын күзәтеп була, трибунага үтмәсәң дә бөтенесе күренә.
    Концерт эчтәлекле, артистлар күп иде. Дөрес, бу ел да шулай, трибуналар алдында әрле-бирле йөрүчеләр, кирәксә-кирәкмәсә дә мәйданга чыгучылар да башкаларның кәефен кырды.
    Яңалыклар тагын булды: мәйдан уртасында бик ерактан килгән акробатлар - дагыстанлы егетләр шаккатырды. Алар чыгышы да, әллә нинди хәрәкәтләр ясап, нәзек арканмы, тимерчыбыкмы буйлап аргы баштан бирге башка үтүләре вакытында йөрәкләр "жу" итеп куйды. Янәшәдәге олы батутта бала-чага шуа-шуа рәхәтләнде дә соң! Бәйрәмдә иң кызыгы, билгеле, аларга.
    Районыбыз делегациясе Саратов өлкә Сабан туена бару сәбәпле, бездә бу бәйрәм - Сабантуй башка күпчелек районнарныкыннан бер атна соң үтте. Шуңа күрә кайбер көрәш мәйданнарында бил алышып өлгергән егетләр Чирмешәнгә иркенләп килде. Кызыктырырлык затлы бүләге дә бар иде шул - баш батырны район Сабан туенда беренче тапкыр җиңел автомобиль - Дэу-Нексия көтеп торды. Күпләр аны Ильяс Галимов алып китәсен фаразлап ялгышмады. Моңа кадәр, быел башта Ригада, аннары Әлмәттә, тагын бер мәйданда инде өч машина алган 140 килолы көрәш остасына авыр үлчәүдәгеләрдән өстен чыгып, финалда 85 килолы, 2010, 2011 еллар, былтыргы батырыбыз Илнар Кәримовны оту кыен булмады. Ильяска симез тәкә дә эләкте.
    Бу көндәге көрәштә, гомумән, туймәтлеләр тон бирде. Абсолют батыр өчен алышта да келәмгә тамырлары белән шушы авылныкылар - 75 килолылар арасында җиңгән Рәмил Бәдретдинов, 85леләрдән иң беренче Илнар Кәримов, 95 килолылардан беренче булган Ренат Бәдретдинов чыктылар. Илнар турында әйттек инде, район Сабан туйларында 10 тапкыр җиңгән Рәшит Бәдретдиновның уллары Ренат һәм Рәмил берәр тапкыр шундый ук ярышта төп бүләкләрне алып күрсәттеләр инде (2008, 2012 елларда). Быел да яхшы көрәшеп, затлы бүләкләр алып киттеләр.
    Сабантуй көннәрендә районда артык җитди хокук бозулар, көтелмәгән үлем-китем, имгәнүләр булмаган. Монысы да әйбәт. Район җитәкчесе Наил Зарипов бәйрәмне, аеруча район Сабан туен әзерләүдә, аны югары дәрәҗәдә, кызык, истәлекле, колачлы итеп үткәрүдә актив катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде.
    Сабантуйдан фоторепортаж "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә.
    Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: