Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә.
Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга...
Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә.
Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга башлый. Кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана.
Бәйрәм көннәрендә халык үзен бик инсафлы һәм тәртипле тоткан, эчкечелеккә, йортларда һәм урамнарда тавыш-гауга, тәртипсезлеккә юл куелмаган. Күпләр бу изге көннәрне тыныч кына, дин кануннарына тугрылыклы булып үткәргән, йорттан-йортка йөреп Христосны данлаганнар, аңа карата мактау сүзләре әйткәннәр, күңелле ял иткәннәр.
7 январьга каршы төн уртасында православныйлар чиркәүгә бара, анда бәйрәм гыйбадәте үтәлә. Аннан христианнар бер-берсен Рождество Христово бәйрәме белән тәбриклиләр, изге теләкләр әйтәләр. Өйләренә кайткач, халык бәйрәм табыны кора. Гадәттә бу көнне кунаклар килә, бер-берсенә бүләкләр бирешәләр. Кайбер авылларда Раштуадан соң иртәдә балалар йорттан-йортка йөреп, котлыйлар, ә хуҗалар аларга тәм-том тараталар.
Раштуа храмы булган авылларда бәйрәм аеруча киң үткәрелә. Иске Котыш авылында андый храм булган, ул Рождество Христово хөрмәтенә изгеләндерелгән. Авылыбызның элеккеге исеме дә Рождественно - Кутушский дип йөртелгән.
Георгий Шестов,
Изге Троица храмының приход советы рәисе.
Иске Котыш авылы.
Нет комментариев