Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның КОТЛАВЫ

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Язның әлеге якты бәйрәме гүзәл затларыбызга карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре белән тулы. Элек-электән хатын-кыз тормыш, яктылык, илһам чыганагы булып торган. Алар өйдә иминлек учагын саклый, гаиләдә бәхет тудыра, үзен балалар сәламәтлеге, киләчәге өчен җаваплы итеп тоя. Төрле һөнәр эшчәнлеге өлкәсендә сез алыштыргысыз хезмәткәр, җитештерү, икътисад һәм башка тармакларда осталыгыгызны күрсәтәсез. Без сезнең уңышларга шатланабыз, чын күңелдән горурланабыз. Сугыш һәм тыл хезмәтчәннәренә, ветераннарга - барлык өлкән буын әби-апаларга хөрмәт белдерәбез, сезнең алда баш иябез. Район, республика, Ватан үсеше өчен зур өлеш керттегез, шуңа рәхмәт.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Тормышыгыз алга таба да шатлык-куанычлардан торсын, якыннарыгыз тарафыннан игътибар һәм хөрмәт тоеп яшәгез. Йөзегездә елмаю сүнмәсен. Әлеге бәйрәм барыгызга да чәчәкләр һәм шатлык-сөенечләр, мәхәббәт, күтәренке кәеф бүләк итсен.
Һәрвакыт шундый ягымлы, чибәр, сөйкемле булып калыгыз. Сезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим!

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев