Муниципаль район башлыгы Рамил Айбатовның Ураза гаете уңаеннан котлавы
Хөрмәтле дин кардәшләребез!
Сезне Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм үземнең исемнән изге бәйрәм - Ураза гаете белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез.
Ураза гаете - игелекле эшләр һәм мәрхәмәт бәйрәме. Рамазан аенда районыбыздагы 22 мәчеттә дә һәр көнне ифтар ашлары уздырылды. Бертуганнар, сыйныфташлар җыелып мәҗлесләр үткәрделәр. Ифтар ашы уздырган бөтен кешегә олы рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге игелекле эшләрегез үзегезгә изгелек булып әйләнеп кайтсын!
Тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булсын, киләсе Рамазан айларын да исән-сау каршы алып, ураза тотарга, ифтарлар үткәрергә насыйп булсын!
Изге Рамазан аенда махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның тиз арада өйләренә әйләнеп кайтуларын, җиңү сорап укыган догаларыбыз кабул булыр дип ышанасы килә.
Киләчәк көннәребез тыныч, күгебез аяз булсын, барыбызга да исәнлек-саулык, бәхет, мул тормыш телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев