Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кыш бабай бүләге

Мөмкинлекләре чикләнгән, тәрбиягә алынган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче ике йөз баланы быел да район үзәгенә, Яңа ел бәйрәменә чакырдылар. Бүләкләргә бай бәйрәмне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Әхтәмова ачып җибәрде, әлеге чарада катнашучы балаларны, аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын, килгән кунакларны Яңа ел белән...

Мөмкинлекләре чикләнгән, тәрбиягә алынган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче ике йөз баланы быел да район үзәгенә, Яңа ел бәйрәменә чакырдылар.


Бүләкләргә бай бәйрәмне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Әхтәмова ачып җибәрде, әлеге чарада катнашучы балаларны, аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын, килгән кунакларны Яңа ел белән тәбрикләде.

Иске Кади авылыннан Светлана Кәлимуллина бәйрәмгә 10 яшьлек кызы Илсөя белән килгән. "Кызым Яңа елны көтеп ала, һәр елны яңа шигырь өйрәнеп, Кыш бабайга үзенең осталыгын күрсәтә. Балаларны бүләкләр белән сөендерүчеләргә, кызыклы бәйрәм оештыручыларга зур рәхмәт",- ди ул.

Лашман авылыннан Архиповалар гаиләсендә өч бала үсә. Бу бәйрәмгә Екатерина бәләкәй улы Рәмис белән килгән.

Биредә алар беренче тапкыр гына. 3 яшьлек Рәмис Кыш бабайга татар телендә дә, рус телендә дә шигырь өйрәнеп килгән.

Яңа ел бәйрәмен Кыш Бабай һәм Кар кызыннан башка күз алдына да китереп булмый. Балалар тамашасына алар әкият геройлары белән килгәннәр. Алар янында сабыйлар туйганчы уйнадылар, биеделәр, Кыш бабайга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, ә ул балаларны бүләкләре белән сөендерде.

Кыш бабай балаларга тәм-томнар тутырылган пакетлар да тапшырды. Тамаша әти-әниләргә дә, балаларга да бик ошады, алар берникадәр вакытка булса да үз мәшәкатьләрен онытып тордылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме Мөмкинлекләре чикләнгән, тәрбиягә алынган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр