Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Нефтьчеләр көнен зурлап бәйрәм итәчәкләр

24 августта Чирмешәндә берничә бәйрәмне бергә билгеләп үтәргә җыеналар. Бу көнне “Сабантуй” стадионында Нефть һәм газ сәнәгате, Республика һәм Авыл көннәре уңаеннан зур бәйрәм оештырылачак.

Район башкарма комитетының мәдәният бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бәйрәм кичке сәгать дүрттә башлана. Бу вакытта милли ишегаллары һәм кече нефть оешмалары күргәзмәләре, осталар аланы тәкъдим ителә. Аниматорлар катнашында балаларга күңелле уеннар да була. Кече сәхнәдә декоратив гамәли сәнгать буенча остаханәләр эшләячәк, балалар иҗат коллективлары чыгышлары да каралган. Стадионда “Татнефть” фотозонасы эшли һәм премиум класс машиналар күргәзмәсен дә күрергә була.

16 сәгать 30 минутта стадионда бәйрәмне ачу тантанасы башлана. Чараны район башлыгы Рамил Айбатовның һәм кунакларның котлаулары белән дәвам итәчәкләр. Бүләкләү тантанасы тәмамланганнан соң, мәйданда танылган эстрада артистлары чыгыш ясый. Бәйрәм 23 сәгатьтә салют белән тәмамланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев