Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Н.Н.Хәмидуллинның котлавы

Хөрмәтле чирмешәнлеләр, кадерле дуслар! Бусагада - 2013 ел. Тиздән сәгать уклары яңа елны саный башлар. Элеккеге матур традиция буенча яңа ел алдыннан без гаиләләребез һәм дусларыбыз белән өстәл артында җыелабыз. Курантлар тавышы астында һәркем уйлана: узган ел нинди булды, нәрсәсе белән истә калды? Аңардан кайсыларын алырга, ә кайсылары белән мәңгегә...

Хөрмәтле
чирмешәнлеләр, кадерле дуслар!

Бусагада - 2013 ел. Тиздән сәгать уклары яңа елны саный башлар.


Элеккеге матур традиция буенча яңа ел алдыннан без гаиләләребез һәм дусларыбыз белән өстәл артында җыелабыз. Курантлар тавышы астында һәркем уйлана: узган ел нинди булды, нәрсәсе белән истә калды? Аңардан кайсыларын алырга, ә кайсылары белән мәңгегә хушлашырга?

Яңа ел - өметләр бүләк итүче бәйрәм. Ләкин аның чынбарлыгы үткән елның ничек узуына бәйле. Ә еллар төрле була. Кем өчендер ул уңышлар һәм шатлыклар елы булыр, ә кем өчендер - тормышка ашмаган өметләр чоры. Ләкин узып баручы елны кайсыбыз ничек бәяләсә дә, без, чирмешәнлеләр, яңарту режимында яшәдек һәм эшләдек. Билгеле, авырлыклар да, хәл ителмәгән мәсьәләләр дә булды. Ләкин без бергәләп кирәкле карарларны эзләдек һәм таптык.

Торак һәм юл төзелеше, социаль объектлар һәм күпквартиралы йортларга капиталь ремонт программасы уңышлы үтәлде.

Ел дәвамында 9342 квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, 10,5 километр асфальт өслекле юл төзелде.

Агымдагы елда Иске Элмәледә бик матур, мәһабәт мәдәният йорты ачылды, Девичья Полянада президент программасы буенча төзелгән, фельдшер-акушерлык пунктын да үз эченә алган авыл клубы ачылды. Әккәрәй гомум белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт үткәрелде. "Чиста су" программасы буенча 23 километрдан күбрәк арада суүткәргеч челтәрләр төзелде.

Лашман авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты бинасы ачылды, ә Туймәт, Кармыш, Яңа Элмәле, Иске Элмәле, Ивашкино, Казанка, Урманасты Үтәмеш, Чумачка ФАПлары капиталь ремонтланды.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә елны билгеле бер уңышлар белән йомгаклыйлар.

Районның социаль-икътисади үсешендә нефть компанияләренең ролен дә билгеләп үтмичә булмый. Алар социаль-мәдәни объектларны ремонтлауда, юллар төзүдә, спорт-мәдәният чаралары үткәрүдә, шулай ук мәктәпләргә, мәдәният йортларына, балалар бакчаларына зур ярдәм күрсәтәләр.

Шунысы сөендерә, районда 2012 елда, 2011 ел белән чагыштырганда, балалар күбрәк туган. Кызганычка каршы, туучыларга караганда үлүчеләр күбрәк әле. Шөкер, демографик хәлдә уңай үзгәрешләр күзәтелә.

Хөрмәтле чирмешәнлеләр! Районда аз эшләнмәде, ләкин башкарыласы эшләр дә байтак.

Яңа ел яңа уңышлар елы булсын, күңел түрендәге иң кадерле теләкләр, максатлар тормышка ашсын иде. 2013 ел үзебез, туганнар һәм якыннарыбыз, үз коллективыбыз, районыбыз өчен горурланырлык эшләр елы булсын.

Яңа ел сезгә тормыш энергиясе һәм иминлек, һәр мизгелнең кабатланмас булуын аңлау хисләре алып килсен. Дөньяны изгелеклерәк итик, без, безнең балалар, оныклар шул дөньяда яшибез бит.

Сезгә бәхет, саулык, изгелек һәм уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Н.Н.Хәмидуллинның котлавы