Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин Ураза бәйрәме белән котлады

    Бәйрәм белән! Мөхтәрәм, кадерле дин кардәшләребез!

    Мөселманнарның олы бәйрәме - Ураза бәйрәме мөбарәк булсын! Изге Рамазан ае тәмамлана, бу көннәрдә бик күп игелекле гамәлләр кылынды, мохтаҗларга ярдәм күрсәтелде, Аллаһы Тәгаләне зурладык. Аларның әҗер савапларын бирсен.
    Бәйрәм һәрберебезгә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, сабырлык алып килсен, динебез алга барсын.

    Зур хөрмәт белән,
    муниципаль район башлыгы
    Фердинат Дөүләтшин.


    Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, 24 майда мәчетләрдә гает намазы укылмый. Бәйрәмне өйдә торып кына үткәрәбез.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: