Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның Пасха бәйрәме белән котлавы

Чирмешән районының хөрмәтле православие христианнары!

Сезне Бөек Пост тәмамлану һәм Якты Пасха бәйрәме башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм. Әлеге бөек тантана рухи чисталык, яхшы күңеллелек һәм шәфкатьлелек символы булып тора. Ул бездә тыйнаклык тәрбияли, барыбызны да тынычлыкка өнди, үзүзеңне камилләштерергә, олыларга һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә. Әлеге бәйрәм христиан дөньясында Христос терелеп тору көне буларак билгеләнә. Пасха безнең күңелләрдә тынычлык, иминлек һәм гаделлекнең тантана итәчәгенә өмет-ышаныч тудыра. Йөрәкләрендә дингә бирелгәнлек ныграк булган саен кешеләр рухи яктан көчлерәк булалар, туган ягын үстерү өчен күбрәк көч куялар.

Коронавирус чире белән бәйле булган вакытлыча кыенлыкларны җиңеп чыгарга насыйп итсен.

Бу язгы көндә якыннарыгыз һәм туганнарыгыз белән аралашудан күңелләрегезгә җылылык иңсен, өйләрегездә иминлек һәм бәхет булсын. Күп милләтле ягыбызның һәр гаиләсенә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим!

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев