Май чабу - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме.
Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган.
Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасының һәр көне...
Май чабу - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме.
Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган.
Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән.
Май чабуның төп атрибуты - түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Бәйрәм табыны аеруча бай. Йола ашларыннан - ботка, коймак, бәлеш куела.
Җиденче, ягъни соңгы көннәрендә православие халкы бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана. Соңыннан күңелле атна 40 көнлек Бөек пост белән алмаша, ул быел 2 мартта башлана.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Нет комментариев