Район делегациясе 352 еллык тарихы булган Пенза шәһәрендә үткән өлкә Сабан туенда булып кайтты, татар халкының милли бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итте.
Гадәттә, пензалылар бу милли бәйрәмне язгы чәчү эшләре тәмамлангач, июнь башларында үткәрерсә, быел Рамазан ае узгач бәйрәм итәргә булганнар. Быел Сабан туен яңа урында - төзелеп килүче...
Район делегациясе 352 еллык тарихы булган Пенза шәһәрендә үткән өлкә Сабан туенда булып кайтты, татар халкының милли бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итте.
Гадәттә, пензалылар бу милли бәйрәмне язгы чәчү эшләре тәмамлангач, июнь башларында үткәрерсә, быел Рамазан ае узгач бәйрәм итәргә булганнар. Быел Сабан туен яңа урында - төзелеп килүче "Спутник" шәһәрчеге янында, Сура елгасы яры буендагы паркта үткәрделәр. Елга ярында мәһәбәт парк төзүгә Пензаның татар эшмәкәрләре зур өлеш керткәннәр, билгеле, күккә сузылган күп катлы, аллы-гөлле йортлар янында ял паркы булдыру да алар идеясе. Салават күпере төсләре белән төзелгән бу йортлар тирә-юньгә ямь биреп тора.
-Бу, яңа шәһәрчектә тагын бер мәчет төзү эшенә дә керештек, - ди Пенза өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Бакир Акъегетов. - Монда яшәячәк мөселманнарыбызга уңайлы булсын, яшьләребез дә дингә тартылсын өчен әлеге мәчетне төзетергә уйладым. Рәхмәт, милләттәшләребез динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап кала алды. Шәһәр җитәкчеләре дә безгә бер вакытта да каршы килми, бары теләктәшлек кенә белдерә. Ә Сабантуй бәйрәме милләттәшләребезне бергә җыярга тагын бер мөмкинлек.
Сүз уңаеннан: 500 меңнән артык кеше яшәүче Пенза халкының 35 меңе татарлар, ә өлкәдә алар 120 мең тирәсе үк икән. Шәһәрдә өч мәчет эшли. Зур дини бәйрәмнәрдә шәһәрдәге мөселманнар аларда гына сыймый ди.
Сабан туе паркның төп мәйданында тантаналы шартларда башланып китте. Бәйрәмне ачып Пенза өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Иван Белозерцев милли бәйрәм белән котлады, шәһәрне үстерүгә өлеш керткән мөселманнарга рәхмәтен җиткерде. Шулай ук өлкәнең уңган, тырыш кешеләренә бүләкләр дә тапшырды.
Татарстан делегациясен җитәкләгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова республика Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның котлауларын җиткерде. Безнең район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин чирмешәнлеләрнең сәламен ирештерде һәм Татарстан җиреннән алып килгән бүләкләрне дә тапшырды. Район делегациясе көрәш батырларына, кул көрәштерүдә һәм гер күтәрүдә беренче урын алучыларга да бүләк әзерләгән иде.
Районнан барган көрәшчеләребез пензалылар алдында сынатмады. Түбән Кәминкә егете Разыйф Гыйрфанов абсолют батыр калды, ә Фәнил Шәрифуллин - өченче. Разыйф Гыйрфанов, Илзәр Закиров белән Илназ Галимовлар да үз үлчәү авырлыкларында беренче булдылар.
Бездәге Сабан туеннан аермалы буларак, төп мәйданда концерт дәвам итсә, башка уеннар төрле мәйданчыкларда барды. Биредә Сабан туенда беренче тапкыр озын колгага менү ярышы да оештырганнар.
Моңлы татар җырлары башкарган артистларыбызны да бик яратып тыңладылар пензалылар, кушылып биеделәр дә.
Шунда ук сәүдә рәтләре дә тезелеп киткән, тик монда күбрәк сувенирлар, дини әйберләр, дини киемнәр саталар. Шунда ук шашлык кыздыралар, пылау пешерәләр. Шәһәрдә кафе тотучы үзбәк егете Джорабай Ташибаевның пешекчеләре кунакларга мантый да тәкъдим итте. Икенче бер таҗик егете зур казанда пылау пешерү өчен 10 килограмм ит һәм шул кадәр дөге кулланган. Аның пылавын мактап-мактап ашадылар, үзләре белән алучылар да булды. Шемышей районы Оз авылыннан Рәшидә апа Апкаева кызы Ания белән татар халкының милли камыр ризыклары пешереп килгәннәр. Рәшидә апа ризыкларының рецептлары белән дә уртаклашты.
Безнең ашханә пешекчеләре пешереп барган бавырсакларны чират торып алдылар дисәң дә була. Чирмешәнлеләр корган шатерда да милли ашлар белән сыйландылар пензалылар.
Ә менә Сабан туенда спиртлы эчемлекләр бөтенләй сатылмый.
Пенза шәһәрендә элек зур хәрби завод булса да, хәзер завод-фабрикалар юк икән. Шәһәрдә эшсезлек нык сиздермәсә дә, авылларда эш табу кыенрак икән. Шуның өчен халык күбесе үз эшен булдырырга тырыша: крестьян-фермер хуҗалыклары оештыручылар күп икән. Берәүләр күпләп мал асраса, икенчеләр зур мәйданнарда яшелчә үстереп сата.
Әләзән авылы турында күп сөйлиләр, язалар. Бу зур авылда 15 меңләп кеше яши, авылның озынлыгы 13 километрга җитә икән. 13 мәчет эшли, яшьләр дә бик дини, намаз вакыты җитсә барлык эшләрен туктатып намазлыкка басалар ди. Әләзәндә һәр гаиләдә диярлек 5-6 бала үсә. Үткән уку елында мәктәптә биш беренче класс булган. Бу авылдан халык читкә китәргә ашыкмый, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, йортлар төзек, йорт саен берничә автомобиль, йөк машиналары тотучылар да күп.
Өлкәдәге 28 районның 24есендә татар авыллары бар. Авыл мәктәпләрендә татар телен фән буларак укытсалар, Пензаның үзендә татар теле укытылмый. "Якташлар" җәмгыятендә балалар өчен татар теле дәресләре алып барыла. Шәһәрдә мәдрәсә дә бар.
Пензада "Ак калфак" җәмгыяте дә оешкан.
-Әлеге җәмгыять оешканга бер генә ел булса да, анда татар хатын-кызлары бик теләп йөри, - ди җәмгыять җитәкчесе Ильмира Васильева. - Без анда мастер-класслар үткәрәбез, кулъяулык, калфак чигәргә өйрәндек, димче эшенә дә керештек.
Пенза өлкәсеннән бик күп танылган кешеләр, язучылар чыккан. Күпләребезгә таныш Гадел Кутуй, Һади Такташ, Габдрахман Әпсәләмов, Кәрим Тинчурин, Муса Бигиев та бу яктан.
Нет комментариев