Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Булачак врач – яхшы җырчы да

Быел Лашман гомуми белем мәктәбен тәмамлаучы Түбән Кәминкә егете Рәзиф Гыйрфанов инде мәрхүм әтисе һөнәрен сайлаган - ветврачлыкка укымакчы. Әтисе кебек оста көрәшче дә ул. Әле шәп җырчы да икән, бүгенге "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә Рәзиф бу сәләтен дә күрсәтте. - Монда ике ел гына укысам да, мәктәпне ошаттым,- ди ул....

Быел Лашман гомуми белем мәктәбен тәмамлаучы Түбән Кәминкә егете Рәзиф Гыйрфанов инде мәрхүм әтисе һөнәрен сайлаган - ветврачлыкка укымакчы. Әтисе кебек оста көрәшче дә ул. Әле шәп җырчы да икән, бүгенге "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә Рәзиф бу сәләтен дә күрсәтте.


- Монда ике ел гына укысам да, мәктәпне ошаттым,- ди ул. - Укытучылар бик әйбәт.

Азат Сәхапов - Туймәттән. Әтисе Ислам да шушы Лашман мәктәбендә белем алган. Азат агроном булмакчы. Аның да бүгенге бәйрәмдә күңеле тулган, "укыганда бар да яхшы иде",- ди.

Алар - быелгы чыгарылыш - 16 егет һәм кыз. Берсеннән-берсе актив, чибәр, гайрәтле. Мәктәп каршында оештырылган бәйрәмдә игътибар үзәгендә булдылар. Бүген аларның көне бит, күбрәк шул чыгарылыш классы укучылары чыгыш ясады: сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.

- Сезгә укуыгызны тәмамлап, бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруга рөхсәт бирелә,- диде мәктәп директоры Наил Нуретдинов.

Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов һәм башкалар унберенчеләргә бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшыруларын, алдагы башка сынауларда да сынатмауларын теләделәр. Чыгарышларның класс җитәкчеләре Шәрига Мәсслаховага да сүз бирделәр. Сүз уңаеннан, Шәрига апа үзе дә укытучылык эшеннән китә икән, лаеклы ял вакыты.

Өч дистә елдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган ветеран педагогка бу чыгарылышы өчен дә сөенеп кенә яшәргә язсын.

Быел Лашман, Әмир, Туймәт, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә авылларыннан 205 бала укыган Лашман мәктәбендә укытучыларга кытлык юк. Бина бик яхшы, бассейны, клубы да, эчтә үк бәдрәфләре дә бар. Кайберәүләр моны күпсенмәсен иде. Заманча мәктәп шундый булырга тиештер.

Алдагы уку елында беренче класска 15 малай һәм кыз укырга керергә тиеш.

- Авыллардан укучыларны чит ил машиналарында-автобусларда йөртәләр, укы да укы гына,- ди 44 ел стажлы укытучы,- директор урынбасары Камил Мәслахов.

... Лашман мәктәбендә әле дә ишекләр сирәк ябыла, имтиханнар вакыты бит. Класстан-класска күчкәннәр исә тәҗрибә участогында практика үтә: чәчәкләр генә түгел, алдагы уку елында тәмле ашлар пешерү өчен бәрәңге, суган, кишер, кыяр, җиләк-җимеш тә үстерәләр. Бинада вак-төяк ремонт эшләре дә бар. Тормыш дәвам итә.

Автор фотолары.

Бәйрәмнән күбрәк фотоларны фотогалереядан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Уку елы тәмамланды