6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне!
1992 елда Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү республиканың хәзерге хокукый системасын булдыруда әһәмиятле роль уйнады, иҗтимагый-сәяси үсешкә уңай йогынты ясады. Төп канунда Татарстанның күп милләтле халкы республикада хакимиятнең бердәнбер чыганагы буларак билгеләнә, кешеләрнең гражданлык иреге, милли һәм социаль тигезлеге законнар нигезендә раслана, аларның хокукларының һәм бурычларының бербөтенлеге тәэмин ителә.
Без Россиянең алгарышлы төбәкләреннән берсе буларак, Татарстанның илебез куәтен ныгытуга лаеклы өлеш кертүе белән горурланабыз. Республикабызда гамәлгә ашырыла торган социаль-икътисади программалар халкыбыз ихтыяҗларын кайгыртуга йөз тоткан.
Районыбызда да социаль-икътисади үсеш өчен күп эшләр башкарыла, ел да никадәр объектлар төзелә яисә капиталь ремонтлана, юлларыбыз шомара, мәдәният һәм спорт үсештә, райондашларыбызның тормыш-көнкүреше яхшыра. Әлеге гамәлләр киләчәккә ышанычыбызны арттыра.
Районыбыз һәм республикабыз өчен күңел биреп башкарган һәр эшебез, һәр көнебез шатлык-куанычлар, кәнәгатьлек китерсен. Һәммәбез сау-сәламәт, имин яшик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев