Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 1нче Чирмешән мәктәбе үткәндәге тарихын барлый

    Тагын өч елдан 150 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк данлы уку йорты - 1нче Чирмешән гомумбелем мәктәбе узган атнада үзенә кунаклар дәште. Үткән тарихны, элеккеге укытучыларны һәм укучыларны барладылар. Олы чара Чирмешән мемориаль үзәгендә башланды. Биредә 1нче мәктәпкә багышлап күргәзмә оештырганнар. Уникаль экспозицияләрдә ни генә юк: грамоталар, бүләкләр, хезмәт кенәгәләре, укучыларның...

    Тагын өч елдан 150 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк данлы уку йорты - 1нче Чирмешән гомумбелем мәктәбе узган атнада үзенә кунаклар дәште. Үткән тарихны, элеккеге укытучыларны һәм укучыларны барладылар.

    Олы чара Чирмешән мемориаль үзәгендә башланды. Биредә 1нче мәктәпкә багышлап күргәзмә оештырганнар. Уникаль экспозицияләрдә ни генә юк: грамоталар, бүләкләр, хезмәт кенәгәләре, укучыларның көндәлекләре, дәфтәрләре һәм, билгеле, күпсанлы фоторәсемнәр - бар да бәһасез хәзинә, кадерле экспонат. Ә монда куелмаганнары тагын күпме?! Искә алырлык вакыйгалар бихисап.
    -Бу чараны, очрашуны оештыру идеясе Мидхәт Шәрифуллинныкы. Ул мәктәпне 1965-1973 елларда җитәкләгән,- ди мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова. - Бер тотынгач, баштарак күзаллаган программабыз нык киңәйде. Хәтта элек беленмәгән мәгълүматлар таптык, кунаклар саны да артты.
    Рәхмәт, Валя мондый тәкъдим итүләрне җиренә җиткереп, югары дәрәҗәдә оештыра белә. Шуңа да бүген чыгыш ясаучыларның күбесе аңа рәхмәт әйтми калмады.
    Сүз уңаеннан, быел мемориаль үзәккә - 35, аны оештыручы энтузиаст, тарихчы, хәзер Америкада яшәүче Николай Фроловка 75 яшь тула.
    -Монда директор булып килгән көннәр истә әле, - ди хәзер Казанда яшәүче Мидхәт Шәрифуллин. - Бина шыксыз, утырырга юньле утыргыч та юк иде. Эшемне уңайлы шартлар тудырудан башларга бурыч куйдым. Укытучылар коллективы бик көчле иде, уртак телне тиз таптык.
    Тәвәккәл, инициативалы директор Шәрифуллин мәктәпкә зур янкорма да төзетеп куя. Бу эшне хәтта Мәскәү белән килештерәләр.
    Бүген бәйрәмгә ашкынып кайткан Мидхәт ага ветеран укытучылар алдында баш иеп, аларга рәхмәт сүзләре ирештерде. Инде 82 яшьлек якташыбызның киң сулыш белән җыр сузып тәбрикләвен очрашуда катнашучылар алкышларга күмде.
    Әлеге коллективта эшләгән елларын Хәмзә Хөснуллин да яхшы хәтерли.
    -1987нче елда мәктәптә үк ашханә ачтык. Аны эшләүдә укытучылар, укучылар да актив катнашты, уку процессын да өзмәдек, - ди элеккеге директор.
    Бәйрәм барышында районның элеккеге башлыгы Минсәгыйт Шакировны да мактап телгә алдылар. Нәкъ аның вакытында бина үзгәртеп корылды, эче дә, тышы да матурайды, түбәсе яңарды.
    Никоновлар, Мельниковлар, Долгополовлар, Боталевлар, Архангельскийлар, Горшениннар, Правиловлар, Селезневлар һәм башка гаилә династияләре, Карл Фишер, Любовь Лобанова, Зинаида Шишлова, Вера Долгополова, Павел Кабанов, Анна Чупахина һәм башка бик күп укытучылар -үз эшләренең осталары да, мәктәп тарихында якты эз калдырганнар. Өлкән буын әйтүенчә, мәктәптә, ул район үзәгендә бердәнбер урта мәктәп чакта, урын кысанлыктан, укучылар бермәл өчәр сменада, төн уртасына кадәр дә укыганнар. Әти-әниләре аларны каршы алырга килгән.
    Бүген 318 укучы белем алучы 1нче Чирмешән мәктәбе 2013-2014нче уку елы йомгаклары буенча районда беренче булды, республикада иң яхшы 100 авыл мәктәбе арасына керде. Бик күп күрсәткечләр, укыту - тәрбия эшенең сыйфаты буенча беренче мәктәп беренчелекне бирми.
    -Мәктәп - белем бишеге. Без барыбыз да үз мәктәбебезне, беренче укытучыбызны хәтердән чыгармыйбыз, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, очрашуның мәктәптә узган рәсми өлешендә. - Бүген, билгеле, мәктәпләр, укучылар, укыту формалары, методлар да башка. Әмма төпле белемсез нәрсәгәдер ирешү ансат түгел. Гыйлем бирүчеләргә, бүгенге чараны оештыручыларга зур рәхмәт. Беренче мәктәп районда иң күренеклесе. Монда бик күп шәхесләр укыган. Район җитәкчелеге сезгә ярдәм итәргә гел әзер.
    Бәйрәмгә 1969нчы елгы чыгарылыш укучылары берничәү кайтканнар. Зур җитәкче, "Татойлгаз" җәмгыятенең генераль директоры, фәннәр докторы Роберт Фәссахов та шул класстан. Бу мәктәптә укуы белән нык горурлана. Истәлек итеп, бүген интерактив такта да бүләк итте, башка чакта да булышырга ышандырды.
    -Мәктәпнең тарихы искиткеч бай, китап язарлык, - диде ул. - Бу эш кулдан килмәслек түгел.
    1953нче елның декабрендә Чирмешән мәктәбендә янгын чыгып, 15 укучы һәм укытучы Ульяна Смалькова һәлак булалар. Бу аянычлы вакыйганы әле дә күпләрп тетрәнеп искә ала.
    1нче мәктәп бинасында кадет интернат - мәктәбе дә урнашкан. Кунаклар аларның уку процессы белән танышырга да вакыт таптылар, кадетларның илгә, Ватаныбызга лаеклы булып үсүләрен теләделәр.
    Әлеге мәктәпләрдә сәләтле, тәртипле, актив егетләр һәм кызлар укый. Җыр-биюгә дә оста алар, сәләтләрен кунакларга да күрсәттеләр.
    Чирмешәндә беренче чиркәү-приход мәктәбе 1862нче елда ачылган. Өч класслы бу мәктәптә уку вакыты ике ел була. 1920нче елда ачылганы 1936нчы елда урта мәктәпкә әверелә.
    Якын күршебез - Сәләй мәктәбенең элеккеге директоры Иосиф Воронцов биредә еш кунак икән. Күп еллар буе ике мәктәп тәҗрибә уртаклашып, бер-берсенә килеп -китеп яшәгәннәр, эшләгәннәр. Аның үз балалары да югары классларда 1нче Чирмешән мәктәбендә укыган икән. Үз чыгышында директор-ветеран шулай ук тәбрикләү сүзләре ирештерде, үткәндәгеләрне искә төшерде.
    Виктор Плотников үзе укыган белем йортында директор булырмын дип уйламагандыр да. Моңа кадәр ул башка мәктәпләрдә дә эшләп тәҗрибә туплады. Инде дүрт ел биредә. Авторитетлы, булдыклы җитәкче.
    -Мәктәбебез яши, традицияләр югалмый, - диде ул.
    Әйе, 1 нче Чирмешән мәктәбе үз йөзен югалтмый, бай тарихына матур сәхифәләр яза, үткәннәрне дә онытмый.
    Кадрия Гамирова фотолары.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: