Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Бәрәңге кабыгын ташламагыз

Тәҗрибәле бакчачылар карлыган һәм крыжовник төбенә бәрәңге әрчегәннән соң калган кабыкларны сала.

Шулай итсәң, аларның җимешләре баллы булып үсәр. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Шулай ук бәрәңге крахмалы да кулланырга була.

Моның өчен яз көнендә һәр карлыган куагы төбенә 2 аш кашыгы крахмал сибәргә кирәк. Крахмалны туфрак белән каплап, өстенә су сибәргә дә ярый.

Ашламаны сыек итеп ясарга да була. 3 литр суда 2 аш кашыгы крахмалны эретегез. Һәр куакка шуны сибегез.

Крахмалда калий күп була, ул җимешләрне үстерә, яфраклар күбрәк үсү өчен дә файдалы, җимешләрне балландыра һәм иртә коелудан саклый, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев