Сыеры көтүдән сусап кайткан төшкә яхшы хуҗаның малы пошкырып-пошкырып, туйганчы эчәрлек суы, яслесендә тәмле яшел азыгы, яларлык фуражы булыр. Боларны кайгыртып куючыны сыер ничек сөтсез калдырсын ?! Колхоз малы да шул инде ул ...
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 9 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыклары бу көнне 18446...
Сыеры көтүдән сусап кайткан төшкә яхшы хуҗаның малы пошкырып-пошкырып, туйганчы эчәрлек суы, яслесендә тәмле яшел азыгы, яларлык фуражы булыр. Боларны кайгыртып куючыны сыер ничек сөтсез калдырсын ?! Колхоз малы да шул инде ул ...
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 9 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыклары бу көнне 18446 килограмм сөт сатканнар (узган ел шул вакытта бу күрсәткеч - 17824 килограмм). Бер сыерга уртача савым 12,4 килограмм тәшкил итә.
Иң күп сөтне Кадидан "Авангард" хуҗалыгы саткан - 3927 килограмм. Элмәленең "Сөлчә" хуҗалыгыннан - 3340 килограмм, "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятеннән - 2197, "Кара Чишмә"дән - 1150, Лашманнан "Шәйхетдинов Р.Р." крестьян-фермер хуҗалыгыннан 1135 килограмм продукция озатылган. Ә бер сыердан иң күп сөтне "Сөлчә"дә савалар - 14,8 килограмм.
Ә менә "ҮтәмешАГРО"да, Туймәттә, Бәркәтәдә, Әккәрәйдәге "Алга" хуҗалыгында, үткән ел белән чагыштырганада, сөт саву күрсәткечләре шактый түбән тәгәрәгән.
-Артта калган хуҗалыкларда сөт булмауның төп сәбәпләре - төнге көтү оештырылмау, көтүдән соң өстәмә ашату булмау - улакларның бушлыгы, аннан "яшел конвейер"ның, гади генә әйткәндә, азык үсентеләренең тиешле тәртиптә чәчелмәве,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатауллин.
Район хуҗалыкларында 1740 баш савым сыеры исәпләнә. Бу малларның иң күбе "Чирмешәнагрохезмәтләре"ндә (382 баш), "Авангард"та (345), "Сөлчә"дә (250), "ҮтәмешАГРО"да (200) җәмгыятьләрендә, "Шәйхетдинов Р.Р." (150) крестьян-фермер хуҗалыгында исәпләнә.
Нет комментариев