Маллар – тук, кадрлар белән проблема юк
"Кади" җәмгыятендә маллар тук. Печән, салам, сенаж, силос, фураж җитәрлек. "Азык иркен булгач терлекләрне карарга да рәхәт", - диләр терлекчеләр. Яхшы сыйфатлы печән малларның алдыннан өзелми, азыкны пешереп, тәмләндереп, төрләндереп, витаминнар белән баетып бирәләр. Тук маллар көр, үлем - китемгә дә юл куелмый. Биналар төзек, чиста, бөтен җирдә тәртип. Малларны...
"Кади" җәмгыятендә маллар тук. Печән, салам, сенаж, силос, фураж җитәрлек. "Азык иркен булгач терлекләрне карарга да рәхәт", - диләр терлекчеләр.
Яхшы сыйфатлы печән малларның алдыннан өзелми, азыкны пешереп, тәмләндереп, төрләндереп, витаминнар белән баетып бирәләр. Тук маллар көр, үлем - китемгә дә юл куелмый. Биналар төзек, чиста, бөтен җирдә тәртип.
Малларны кышлату торышын тикшерүгә багышланган семинардан соң җәмгыятьнең эшчәнлегенә уңай бәя бирелде.
-Шулай да үткән еллардагы корылык үзен сиздерә. Бүгенге көндә җәмгыять 1300 - 1500 килограмм сөт сата, тик бу чик түгел, аны 4 - 5 тоннага җиткерергә, тулысынча ясалма орлыкландыруга күчәргә кирәк, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Хуҗиханов, башка хуҗалыклардан килгән җитәкчеләргә һәм белгечләргә дә мөрәҗәгать итеп. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сабиров та ясалма орлыкландыруга, гомумән, терлекчелеккә, технологик таләпләрне үтәүгә игътибарны нык көчәйтү кирәклеген әйтте.
Әлегә савым сыерларының шактые ташлаткан, күпләп бозаулау чоры февраль, март, апрель айларына туры килә. Таналар хисабына көтүне яшәртмәкчеләр.
Дүрт авылны берләштергән "Кади" җәмгыятендә 1735 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Шуларның 500ләбе савым сыеры һәм 200 башка якыны - таналар. Бары Якты Тауда гына савым сыерлары юк, анда Иске Кадидан китергән бозауларны үстерәләр.
-Бозауларны яшь бала караган кебек тәрбияләргә кирәк. Мин үзем кабул итеп алган бозауларны алты айга кадәр үстерәм. Сыер бозаулаганда соң кайтырга да, иртә килергә дә туры килә, - ди 26 ел Утыз Имән фермасында бозау караучы Роза апа Закирова.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу җәмгыятьтә кадрлар белән проблема юк, һәр авылда үз эшчеләре. Барысы да тәҗрибәле, дистә елдан артык эшләгән терлекчеләр.
-Ник эшләмәскә, айга 8 - 10 мең сум хезмәт хакы алабыз, сөт саву арткач акчабыз тагын да күбәя. Үзебез терлек асрыйбыз. Җәмгыять азык белән ярдәм итә, җитәкчебезгә,Рәдис Камалов-ка рәхмәт, - ди 25 ел сыер савучы булып эшләүче Ралия апа Гыймалетдинова.
Терлекләрдән ел әйләнәсе мул продукция алу өчен сыерларны аерым чорда гына түгел, ә ел дәвамында бер - бер артлы бозауларлык итеп каплатырга кирәк. Кышка да, җәйгә дә җитәрлек итеп сенаж һәм силос әзерләп, малларга ел буе бер төрлерәк азык ашату да файдалы булуын билгеләп үттеләр семинарда.
Кадрия Гамирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев